Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 18нче балалар бакчасы коллективы “Маяк” – файдалы газета" бәйгесендә җиңү яулады

"Маяк" - файдалы газета Юбилеебыз алдынннан без әнә шундый бәйге игълан иткән идек. Аны газета укучыларыбыз хуплап алды, бәйгедә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Фотосурәтләр, кул эшләнмәләре күчермәсен интернет-почтабыз аша да юлладылар, редакциягә дә китерделәр. Бәйгедә катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тәкъдим ителгән эшләрнең һәркайсын барлап, өйрәнеп, анализ...

"Маяк" - файдалы газета

Юбилеебыз алдынннан без әнә шундый бәйге игълан иткән идек. Аны газета укучыларыбыз хуплап алды, бәйгедә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Фотосурәтләр, кул эшләнмәләре күчермәсен интернет-почтабыз аша да юлладылар, редакциягә дә китерделәр. Бәйгедә катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тәкъдим ителгән эшләрнең һәркайсын барлап, өйрәнеп, анализ ясадык һәм җиңүчеләрне барладык. Менә алар: фантазияләре гаҗәеп бай шәһәребезнең 18нче балалар бакчасы коллективы - бәйгебез җиңүчесе, газета битеннән тегермән, кәрҗин, шкатулкалар ясап шаккатырган Лилия Юнысова икенче урында, өченче урында - көймә, ваза, фоторамнар иҗат итеп кәгазьгә җан өргән 19нчы балалар бакчасы коллективы. Шулай ук "Теремок" бакчасының оста куллары, Гүзәл Ганиеваның иҗаты да сокландырды. Җиңүчеләребезгә киләчәктә дә шулай актив булып, яңадан-яңа уңышлар казануларын телибез һәм аларны 22 июль көнне 10.00 сәгатьтә редакциядә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 18нче балалар бакчасы коллективы “Маяк” – файдалы газета" бәйгесендә җиңү яулады