Азнакайның замана әбиләре нинди? «Супер-әби» бәйгесендә алар үзләрен бар яктан да күрсәттеләр
Авыл җирлекләре арасында узган «Заманча супер-әби» бәйгесендә 42 хатын-кыз көч сынашты һәм финалга аларның 10 сы чыкты.
Борын-борыннан әбиләр буыннар чылбырын бәйләүчеләр, гореф-гадәтләребезне, халык иҗатын оныкларына тапшыручылар, аларны бишектән багып тәрбияләүчеләр булганнар. Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.
Районыбызның супер-әбие исеменә Кәтем авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, 3 онык әбисе Гүзәлия Галиева лаек булды. Калган конкурсантлар да төрле номинацияләр буенча бүләкәләнде.
Бу хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев