Җырчылар Казан шәһәрендәге социаль яклауга мохтаҗлар өчен санаториегә барып концерт куеп кайттылар.
Актүбә бистәсенең ачы язмышлы булсалар да аның алдында сынмаган, сыгылмаган, алай гына да түгел, җан җылысын башкалар белән дә бүлешергә әзер ханымнардан торган бу иҗат төркемен Ләйлә Кәрамова җитәкли.
Күптән түгел бистә үзешчәннәре Казан шәһәрендәге социаль яклауга мохтаҗлар өчен санаториегә барып концерт куеп кайттылар. Тамашачылар аларның һәр чыгышын яратып, алкышларга күмделәр.
Нет комментариев