Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь патриотлары хисләрен шигырь-җырларда белдерде [+фото и 16 видео]

Яшьләр үзәгендә районыбыз яшьләре һәм укучылары катнашында “Хәтер” патриотик җырлар смотр-фестивале узды.

Быел ул совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланды. Әлегә кадәр фестивальнең сайлап алу туры узып, финалга иң яхшылар барланган иде. Фестиваль мәктәпләрнең һәм районыбызның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә булды. Жюри составында әфган сугышы ветераны Айрат Батыровның да булуы фестивальдә катнашучыларга тагын да дәрт-дулкынлану өстәде.

Һәр елдагыча, егетләр-кызлар һәм аларның остазлары җыр бәйгесенә җитди әзерләнгән. Мәктәпләрдә, өстәмә белем түгәрәкләрендә патриотик тәрбиянең тиешле югарылыкта булуы чагыла. Үз тирәләренә күпсанлы үсмерләрне туплап, аларга музыка, җыр, шигърият дөньясына ишек ачкан укытучылар Лилия Латыйпова, Резеда Гыйләҗева, Зөлфия Галимова, Зөлфия Туктарова, Диләрә Фәсхиева, Гөлчәчәк Әхмәтова, Айгөл Дишина, “Пой, гитара” вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе  Регина Стрих куйган тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәләре дә фестивальдә ачык чагылды: шәкертләре  призлы урыннарны яуладылар.

Патриотик җыр фестивале тагын да талантлар ачты, егетләр-кызлар үзләренә яңа дуслар табып, призлар алып, күтәренке кәефтә таралышты. Шунысы сөендерә: ерак әфган җирләрендә солдатларыбыз үзләре тудырган җырлар җуелмый, яшь буын үзләренә үрнәк сугышчы-интернационалистларыбыз белән хаклы горурлана.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев