Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь һөнәрманнары Милли чемпионаттан бронза медаль белән кайттылар

6-21 сентябрьдә узган «Яшь һөнәрманнар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы районыбыз командасы өчен уңышлы булды.

Әлеге бәйгедә Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Альбина Әхмәтова бронза медальгә лаек булды. 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары Радель Мәһидиев һәм Даниил Морозов һөнәри осталык медальоны белән бүләкләнделәр.

– Август башында Бөтенроссия сайлап алу чемпионаты –ярымфинал узган иде. Анда “Прототиплар ясау” компетенциясендә Татарстан данын ике яшь төркемендә Альбина Әхмәтова һәм Радель Мәһидиев белән Даниил Морозов якладылар. Нәтиҗәләр буенча алар финалга чыктылар, – ди командаларның остазы, эксперт-компатриот Рөстәм Сәитов. – Чемпионат беренче тапкыр дистанцион форматта узды һәм һәр хәрәкәт халыкара экспертлар күзәтүендә булды.

Быелгы Милли чемпионат финалы Россиядә генә түгел, дөньяда соңгы 8 елда иң күләмлесе булган.

Конкурсантлар үзләре дә уңышлары белән рухланып кайтканнар.

– «Яшь һөнәрманнар» чемпионатында җиңү көшеленә тагын бер медаль өстәлде. Мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашмасам да, барыбер дулкынландыра, ышанычны аклыйсы килә. Мин бик шат һәм шундый биеклеккә ирешергә ярдәм иткән остазым Рөстәм Раиловичка зур рәхмәтлемен, – ди Альбина Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев