Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

 Азнакайның яшь нефтьчеләр гаиләләренә Яңа ел бүләге – яңа фатирлар

Бүген Азнакайның яңа микрорайонындагы Просторная урамында төзелгән 60 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Бүген Азнакайның яңа микрорайонындагы Просторная урамында төзелгән 60 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Аларның хуҗаларына ачкычларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев шәһәр халкы, бәхетле гаиләләрнең якыннары, туганнары, коллегалары катнашында тантанлы төстә тапшырдылар.

Яңа йорт социаль ипотекада катнашучы нефть тармагы хезмәткәрләре өчен “Татнефть” заказы белән төзелде. Төзелешнең инвесторы – ТРның Президент каршындагы Дәүләт торак фонды.  

 5 катлы, фатирларның гомуми мәйданы 3900 квадрат метр тәшкил иткән бу йорт заманчалыгы, завыклылыгы белән әллә каян ук күзгә ташлана. “Арслан” төзелеш җәмгыяте осталары тышкы якка гына түгел, подъезд эчләренә, һәр фатирга җан җылысын салган: идән-түшәмнәр, диварларның тигезлеге, сыйфатлы эшләнеше төзү эшләреннән шактый ерак кешегә дә күренеп тора. Фатирларның һәркайсы газ плитәләре, су краннары, ванна кирәк-яраклары белән җиһазланган. Энергия, газ, ут, су челтәрләре автоматлаштырылган, интернет һәм IP-телефон  челтәренә ялганган.

 –Бу районыбызда икенче “акыллы йорт”, – дип сөйләде безгә ”Жилсервис” идарә итү кампаниясе җитәкчесе Руслан Гәрәйшин. – Аларның  җылыту, исәпләү приборлары экономияле эшләүгә корылган, аннары, ут линиясендә кисәк үзгәрешләр булганда, әйтик, югары көчәнеш туганда яисә сүнеп китсә, автоматика барсын да “көйли, җайлый”, янгын чыгу куркынычы тумый. Һәр фатир махсус датчикларга ялганган.  Идән астыннан үткәрелгән су торбалары  “җылы идән” ролен үти. Энергоресурсларны исәпләү приборлары интернет челтәренә ялганган, аларны хуҗаларга идарә итү кампаниясенә хәбәр итеп тә, безнең хезмәткәрләргә дә барып йөрисе юк: күрсәткечләр турыдан-туры компьютерда чагылып бара. Өй артык җылын китсә, яки суынса, хуҗалар температураны үзләре көйли ала.

 Бәхетле гаиләләр кулларына ачкычлар алуга яңа фатирларына ашыкты. Аларның сөенечен уртаклашырга әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, дуслары җыелган. Зурлардан битәр, шатланышып, бала-чага йөгерешә. Сәгыйтовлар гаиләсе әлегә кадәр “малосемейка”да яшәгән. Уллары Әмирханга 6 яшь, бер ел элек кызлары Рания туган. Билгеле инде,  гаиләгә тыгынга туры килгән, алар республика хөкүмәте һәм “Татнефть” биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ипотека алырга булганнар. Таһир УПРС та оператор, Ләйсән районның бәби тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли. Чиратка 5 ел элек баскан булганнар.

–Элеккегесеннән соң 3 бүлмәле бу яңа фатир безгә хан сарае кебек тоела, – ди  гаилә башлыгы. –  Аны бигрәк тә зарыгып көткән балаларыбызны бүген бакчага да илтмәдек, сөенечле вакыйганы үзләре дә кичерсен, дидек. Җитәкчеләребезгә бик рәхмәтлебез. 

 Габдуллиннар гаиләсе Яңа елга өй туена әзерләнүләрен әйттеләр. Яңа фатирга кибеттә җиһазлар да карап куйганнар. Бу Яңа елны икеләтә куаныч белән көтәләр: ел ахырына кызлары Миленага иптәш – малай алып кайтырга торалар.

–Үз почмагыбыз турында инде күптән хыялланабыз, – ди Денис белән Алинә. – Фатир өчен кешегә акча түләп торганчы, ипотеканы инде үзебезгә дип түләрбез. Фатирга ремонт ясарга кирәк булмавы үзе генә ни тора!

 Республикабызда социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Яшь гаиләләр өчен аның отышлы яклары күп. Түләү срогы 28,5 елга кадәр озайтылган. Бала тугач 200 мең сумының чигерелүе дә алар өчен зур файда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев