Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Бердәм паспорт системасын керткән закон 1932 елның 27 декабрендә кабул ителгән. Шунна бирле ул төп документ санала.

 (Азнакаево, 20 сентябрь, "Маяк", Лиза Нурлыева) Яшүсмерләргә илнең тулы хокуклы гражданннары булып үсеп җитүләре турындагы төп документларын тантаналы төстә тапшыру районның үзенә генә хас йолаларның берсе. Гадәттә егет-кызлар аларны җитәкчеләребез кулыннан ала. Бу юлы әлеге миссияне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Эльвира Газизова башкарды.

–Сез инде югары сыйныфларда укып, олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнәсез, – диде ул. – Бүген кулыгызга алган бу паспортлар сезгә Россия гражданнары буларак Конституция белән бирелгән хокуклардан файдалану мөмкинлеге белән бергә алдыгызга җитди бурычлар да куя. Туган илне, әти-әниләрегезне ярату, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт хисләрен гомер буе саклап, намуслы хезмәт куеп, үзегезгә булган ышаныч-өметләрне аклавыгызны, лаеклы гражданнар булып яшәвегезне телибез!

Тантананы алып барган ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакирова егет-кызларга гражданнарга бүлек тарафыннан бирелә торган документлар турында сөйләп алды. Һәр кешедә гомер буе сакланырга тиешле патриотик хисләргә тукталып, ул туган җиребезнең гүзәллеген очар кошлар “карашыннан” тасвирлады:

–Күрәсезме, күктән карагач, аста җәйрәп яткан гүзәл шәһәребез аллы-гөлле чәчәк клумбаларына төренгән. Алар нинди генә геометрик форма алмаган: шакмак, өчпочмак, түгәрәкләр... Алга таба “очып үтсәк”, тамчылары биеккә ашкан фонтан күренер. Кулыгызга олы тормышка тагын бер документ – аттестат алганда сез аның тирәсенә җыелып киләчәк хыялларыгыз белән уртаклашырсыз. Әллә ни күп тә үтмәс, төрле һөнәр ияләре булып шәһәребезне тагын да матурырак итәргә алынырсыз... Туган илдән дә кадерлесе юк.

Бер-бер артлы сәхнәгә менгән егет-кызларның дулкынлануын аңларга була, ни дисәң дә, ундүрткә яшькә җитеп кулыңа төп документ алу гомердә бер генә була торган вакыйга. Аннары, зал тулы әти-әниләр, якыннарның да өмет һәм ышаныч тулы карашы сиңа зур җаваплылык өстәлүе хакында искәртә.

 Сүз уңаеннан, бердәм паспорт системасын керткән закон 1932 елның 27 декабрендә кабул ителгән. Шунна бирле ул төп документ санала. Паспорт бары тик туу турында таныклык булганда гына бирелә. Бүген егет-кызлар алган документлар затлы, ныклы тышлыкка кидерелгән иде. Бу бүләкне аларга “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев