Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь гаиләләре көч сынашты - ФОТО

– Гаилә бәхете - ил бәхете диләр!

Гаилә - ул җәмгыятьнең иң кечкенә катламы, әмма шул кечкенә катлам артында нинди зур киләчәк тора! Нәкъ гаиләдә тәүге гражданлык, патриотик тойгылар тәрбияләнә, баланың шәхесе һәм дөньяга карашы формалаша. Никадәр күбрәк гаилә килешеп тату яши икән, димәк, җәмгыятебез шулкадәр әхлаклырак һәм көчлерәк булачак, – дип безгә җибәргән хәбәре башында үз фикерләре белән дә уртаклаша Яшьләр үзәге белгече Фирүзә Садыйкова.

Гаилә ныклыгына бары тик ярату, җаваплылык һәм зур сабырлык аша гына ирешелә. Менә шул кыйммәтләр югалмасын, яшь гаиләләр арасында аерылушлар булмасын, дигән максаттан, Яшьләр үзәге 17 май көнне “#БергәБезбәхетле” дип аталган кызыклы квест-уенга барлык Азнакай шәһәренең яшь гаиләләрен кунакка чакырды.

Уенда барлыгы 7 яшь гаилә катнашты. Гаилә әгзалары бер-берләрен күз карашынан ук аңлауларын исбат иттеләр, чөнки квест барышында озаклап аңлатып торырга вакыт юк, тиз арада тиеш станцияне табып, дөрес җавап бирү ягын карарга кирәк.

Тизлектә, җитезлектә, интекллектуаль- логик фикерләү ягыннан көчле булган Шиһабиевлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Алар иң күп балл җыеп беренчелеккә чыктылар. Икенче урынны Петрухиннар гаиләсе, ә өченче урынны Тимбаковлар гаиләсе яулады. Барлык квестта катнашкан гаиләләр үзләренең тыйнак, актив, сәләтле булулары белән безне үзләренә чын-чынлап гашыйк иттеләр.

Яшьләр үзәге тату гаилә уенында катнашучыларга рәхмәт әйтеп, кабат күңелле кичәләргә көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев