Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь армиячеләре сугышны үз күзләре белән күргәндәй булдылар

Азнакай мәктәпләрендә Зәй шәһәренең «Гвардия» эзтабарлары кунакта булды.

Бүген Азнакай шәһәренең 1, 6, 8, 9 нчы урта мәктәпләрендә Виктор Никифоров җитәкчелегендә Зәй шәһәренең «Гвардия» эзтабарлары кунакта булды.

Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның исемнәрен кайтару, яу барган кырларда эзләнү белән шөгыльләнәләр. Кунаклар укучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, бу хакта видеофильм күрсәттеләр. Экспедициядән алып кайткан сугыш экспонатлары да укучыларда зур кызыксыну уятты. Җиде дистә елдан артык тарихы булган солдат каскалары, снярядлар, ядрәләр һәм башка казылмалар ул дәһшәтле чорга алып кайткандай булды.

“”Гвардия” эзтабарлар отряды районыбызга безнең чакыру буенча килде. Бу очрашу зур хәрби-патриотик тәрбия булды”, - диде районның “Юнармия” штабы начальнигы Ринат Җиһаншин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев