Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Монолит микрорайонында агач утырттылар

Азнакайда агач утырту акцияләре старт алды.

Быел әлеге изге эшне Монолит микрорайонында башлап җибәрделәр. Бүген Казан урамы янәшәсендәге буш урынга 350 төп юкә агачы утыртылды. Агач утырту чарасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашты.

- Яз һәм көз айларында җирлегебездә меңләгән төп ага утырту - инде традициягә әйләнде. Аларны шәһәр урамнарына да утыртабыз, урман фондын да зурайтабыз. Әлеге чараларда мәктәп укучыларының да актив катнашуы аеруча күңелле, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин агач утыртучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Бүгенге акциядә экологлар, урман хуҗалыгы белгечләре, 1 нче мәктәп һәм гимназия укучылары һәм укытучылары, ТОС рәисләре, микрорайон халкы актив катнашты.

- Монолит микрорайонында узган ел 4000 төпкә якын нарат, чыршы, каен үсентеләре утырткан идек. "Хәтер бакчасы" да булдырдык, быел биредәге буш урынга Азнакай урманчылыгы биргән 350 төп юкә агачы утыртылды, - диде 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев