Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәгариф хезмәткәрләре Казан ярминкәсен гөрләттеләр

26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узды.

Анда Азнакай районы мәктәпләре, балалар бакчалары, һөнәр техникумы үзләре үстергән яшелчә, җимеш-җимеш, кош-корт ите, бал һәм башка төр продукция белән катнаштылар, кул эшләре күргәзмәсе ясадылар. Үзешчәннәрнең концерт программасын да казанлылар яратып кабул иттеләр.

Азнакай районы мәгариф идарәсе “Ярминкәдә иң яхшы бизәлеш өчен” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев