Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Мәдәни үзәгендә ачык ишекләр көне үтте (ФОТО)

Мәдәни үзәктә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен «Игелек кулын суз» дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде.

Мәдәни үзәк бинасы янындагы мәйданда безнең иҗат коллективы чын бәйрәм әзерләде! Көн дә мәрхәмәтле, бик җылы һәм кояшлы булды.

«Иҗат каруселе» декоратив-гамәли сәнгать буенча түгәрәк җитәкчесе Венера Лотфуллина һәм «Капитошка» рәсем сәнгате студиясе җитәкчесе Регина Йосыпова балалар белән мастер-класс үткәрделәр. Балалар төрле төстәге губкалардан «Мишка» уенчыклары, уртак көч белән «Клоун» композициясен ясадылар.

Бәйрәм кунакларына артистлар Лилия Идрисова, Рина Алтынбаева, Фәнзирә Кәлимуллина һәм аның җитәкчелегендә «Ихлас» һәм «Нурсудур» фольклор ансамбльләре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Балалар да, өлкәннәр дә асфальтта рәсем конкурсында, күңелле уеннарда, бию бәйгеләрендә катнаштылар, җырладылар һәм җәйге ял тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Мультфильмнарның геройлары - Кузя, Бал корты малае һәм Клоунесса күңел ачу һәм игелек атмосферасын тудырдылар. «Я – ракета» җыры белән бию флешмобы бигрәк тә балалар һәм аларның әти-әниләре хәтерендә калды.

Барлык теләүчеләр Мәдәни үзәктәге түгәрәкләргә язылдылар.

Чара «Тайная жизнь домашних животных-2» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев