Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Карамалы авыл җирлегендә 34 кеше референдумда тавышларын өендә бирде

Комиссия әгъзалары бу минутларда аларның өйләренә йөри.

Алар – физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм күпчелеге инде олы яштәге, тавыш бирү участогына үз аягында килә алмаган кешеләр. Комиссия әгъзалары бу минутларда аларның өйләренә йөри.

–Безне әби-бабайлар бусагада ук көтеп торып, ягымлы сүзләр белән каршы ала, – ди комиссия рәисе Рәзилә Вәлиева. –Үз гозерләре буенча килеп, алдан ук аларның тавыш бирүгә гаризаларын алган идек. Кайберенекен якыннары китерде. Еракка эшкә китеп йөргән 3 авылдашыбыз тавышын алдан бирде. Биләмәдәге 473 сайлау хокукына ия халыкның бу сәгатьләргә яртысыннан күбесе тавышын бирде.

Таллы Бүләктә аерым участок эшли. Анда инде референдумга санаулы кешенең генә киләсе калган.

–Менә, күреп торасыз, Мәдәният йорты баскычына капиталь ремонт кирәк. Киләсе елга салым акчасын шушы эшкә дә тотарга кирәклеге хакында сүз булды халык җыенында, – диде инде тавыш биреп чыгып килгән Миләүшә Рәшитова. – Бу елларда бик күп эшләнде: урам юллары каралды, балалар мәйданчыгы ясалды, зиратлар яңартылды, корыган агачлар киселде… Санап кына чыкмалы түгел. Барысы да үзебез өчен кирәк, шушында яшибез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев