Азнакайның иң уңган аш-су осталары «Башваткыч» тапшыруында катнашты (ФОТО)
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иң уңган аш-су осталары «Башваткыч» тапшыруында катнашты (ФОТО)

Бөтендөнья татар конгрессы, Татар ашлары һәм мәдәнияты халыкара ассоциациясе үткәргән “Татар табыны-2019” бәйгесендә райондашларыбыз Мәрьям Миннегулова беренче урынга, Сирина Сафиуллина икенче урынга лаек булганнар, гран-прины Җәлил бистәсеннән Зөһрә Вәлиуллина яулаган иде.

Шушы көннәрдә анда җиңүчеләр "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар. Аш-су осталары кроссвордларны да бик җайлы чиштеләр. Сиринә Сафиуллина - беренче, Мәрьям Миңнегулова - икенче, Зөһрә Вәлиуллина өченче урынга лаек булды.

Һәр катнашучы үзе белән яклау төркемен һәм күчтәнәчләр дә алып килгән.

- Тапшыруга баруда ярдәм күрсәткән районыбыз хакимиятенә, хатын-кызлар советына һәм “Ак калфак” җәмгыятенә зур рәхмәтлебез. Шулкадәр күңелле, рәхәт булды, - ди Мәрьям ханым.

«Татар табыны-2019» конкурсы җиңүчеләре катнашкан чыгарылышны 8 мартта карарга мөмкин булачак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев