Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 523 нче сайлау участогында сайлаучылар актив тавыш бирә

11 сентябрьдә үк ишекләрен ачкан участоктан өч көн дәвамында сайлаучылар өзелми.

- Быелгы коронавирус барыбызны да куркытты шул, - ди 83 яшьлек Гафифә Газизова. - Сайлауга ничек барырмын инде дип бик уйланган идем, гомер буе аннан калмагач, күңелдә төер йөрде. Ходайның рәхмәте, өч көн булгач, халык өелеп килми. Бусаганы үтүгә кулларны зарарсызладылар, тавыш биргән ручка да һәркемгә аерым.

Татарстаныбызда яшәүләре рәхәт, шөкер, тормышлар иркен, киләчәктә тагын да чәчәк атсын дип Президент, округка депутат сайладым.

Участок рәисе, 6 нчы ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина Тукай, Манаков урамнарына сайлаучылар соравы буенча мобиль сайлау участоклары оештырылып, алардан да өлкәннәрнең бик канәгать булуын әйтте. Бүген дә төп участок сайлаучыларсыз тормый, үзвакытлары белән килеп, тавыш биреп китәләр. Көн уртасына биредә сайлаучыларның 67 проценты тавыш биргән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та шушы участокта сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев