Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 12 нче ТОС активистлары изге юлда

Шәһәрдәге 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарә дә районыбызда киң колач алган инвалидлар декадасына актив кушылды.

Шәһәрдәге Ольга Хәлиуллина рәислегендәге 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарә дә районыбызда киң колач алган инвалидлар декадасына актив кушылды. Бу көннәрдә үзидарәнең совет әгъзалары шушы территориядә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында булып, аларга Яңа ел алды күчтәнәчләре тапшырдылар. Яннарына бүләкләр күтәреп килгән апаларын алар шатланып каршы алды. Опекуннары, әти-әни, әби-бабайлары да рәхмәтләр әйтеп калды.

Җирле үзидарә территориясендә нигездә шәхси йортлар урнашкан. Аларның күбесендә өлкән яшьтәгеләр гомер итә. Ольга Петровна җитәкчелегендәге ТОС активистлары ялгыз яшәүче өлкәннәрне дә күз уңыннан төшерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев