Бу атнада республикабызда яшәүчеләр “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кушыла алачак.
Аның кысаларында 1 миллион төп агач үсентесе утырту планлаштырыла.
Әлеге Бөтенроссия чарадан Азнакай да читтә калмый: 8 октябрь көнне 9.00 сәгатьтә шәһәрнең Сабантуй мәйданы янәшәсендәге урманда агач утырту оештырыла. Район халкын әлеге изге эшкә кушылып, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш кертергә чакырабыз.
Нет комментариев