Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте

 Стәрле ярлары ныгытуны сорый

Шөкер, үзебез ышаныч күрсәтеп сайлаган Дәүләт Советы депутатларыбыз Азнакайны читкә какмый, халык белән әледән-әле очрашып торалар. Таһир Һадиевның районыбызга чираттагы визиты, гадәттәгечә, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге офисында  азнакайлыларны кабул итүдән башланды.

 Депутатка шәхси гозерләре белән дә, күпчелекне борчыган мәсьәләләр белән дә килгәннәр. Әйтик, Чалпы авылында яшәүче Наталья Григорьева сабыен тернәкләнү үзәгенә алып баруда ярдәм сорый. 5 бала тәрбияләнгән бу гаилә биләмә башлыгы Альянус Мөхәммәтшинның да күз уңында. Ул депутатка гаиләнең бүгенге тормыш-көнкүреш хәлләрен сөйләп бирде. Социаль яклау бүлеге вәкиле Айгөл Шәвәлиева аз керемле гаиләгә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне бәян итте. Гаилә чыннан да авыр хәлдә калган. Балаларның өс-башы бөтен, тамаклары тук, бу яклап сүз әйтерлек булмаса да, ә менә газга түләүдә шактый гына әҗәтләре җыелган. Әлбәттә, гаиләдә тәрбияләнүче авыру сабыйга ярдәм күрсәтү юллары эзләнде. Әмма әти-әнинең үзләренә дә балалар өчен җаваплылыкны арттыру кирәклеге ассызыкланды, депутат аталарча төпле киңәшләрен дә бирде.

 Урманай авылыннан килгән Илгиз Шакирҗановны Стәрле елгасы ярларының ашалып, юлын авылга таба үзгәртә баруы борчый. Аның бу мәсьәләне беренче генә күтәрүе түгел. Таһир Галимҗан улы моның буенча хатның тиешле ведомстволарга юллануы, әлеге участоктагы хәлне чишү буенча эш алып барылуы  хакында җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев