Ел ахыры яңа объектларга бай булса да, шулай да райондашларыбыз аның иң көтелгән ачылышы дип Яңа Юл бистәсендә сафка баскан күпфункцияле үзәкне атадылар.
Ул биредә яшәүчеләргә социаль-мәдәни, иҗтимагый уңайлыклар булдыру максатында төзелде. Республика программасы нигезендә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге ярдәме белән менә шундый күркәм, заманча булып калыкты үзәк. Яңа Юлда 3 меңгә якын кеше яши. Үз нигезләрен корган яшь гаиләләр дә күп. Медицина, мәдәни хезмәтләр күрсәтүдән тыш, халыкны берләштереп торган, ишекләре һәркемгә ачык иҗтимагый учак булыр ул.
Фото: aznakayevo.tatarstan.ru
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев