Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар шагыйрь Нур Әхмәдиевне соңгы юлга озатты

Бүген азнакайлылар Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Хәсәнов, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге һәм “Татнефть” АҖнең “Рухият” фонды премияләре лауреаты, шагыйрь Нур Гариф улы Әхмәдиевне соңгы юлга озатты.

Нур ага Әхмәдиев белән хушлашырга район җитәкчелеге, каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары, якташлары, туганнары килгән иде.  Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Татнефть” җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин, “Хәзинә” газетасы редакторы Илшат Мингәрәев һәм шагыйрьнең якыннары, дуслары  мәрхүм турында якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Якташыбыз туган ягында — Әсәй авылында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев