Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сан алуда катнаша

 Мәгълүм ки, узган җомгада, ягъни 15 октябрьдә, халык санын алу кампаниясе старт алды.

Һәр 10 ел саен үткәрелеп килүче бу мөһим чара пандемия аркасында бер елга соңартылды. Борынгылар әйтмешли, соң булса да, уң булсын. Аны җирлегебездә дә барыбызның актив катнашында, уңышлы башкарып чыгарга язсын. Ә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Районда 18 стационар сан алу участогы төзелде, алар иртәнге 8.00 дән кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли.  Шулай ук күпфункцияле үзәктә дә сан алу оештырылды. 108 сан алучы бүгенге көндә авылларда, шәһәрдә көн дәвамында халык белән аралаша. Аларны тануы авыр түгел: өсләрендә зәңгәр җилет, муеннарында – сан алу символикасы төшкән шарф, иңнәрендә – Росстат тамгалы букча, кулларында паспорт белән таныклык булыр. Әгәр шундый кеше ишегегезне какса, тиешле документын күрсәткәч, аның сорауларына һич икеләнмичә җавап бирә аласыз. Көндез эштә булганнар янына алар кичке якта да килергә мөмкин, райондашларыбыз әлбәттә моны яхшы аңлый, сан алучыларны кире бору очраклары турында ишетелгәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев