Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар космонавтлар белән элемтәгә чыктылар

Кем генә күңеле белән булса да галәм киңлекләрен иңләми икән?!

Болтылар артна яшеренгән, һәркемне ымсындырган дөньяны сыңар күз белән генә күрү турында барыбыз да хыяллана, шулай бит?

Җирлегебездә эшләп килүче Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе – Ринат Вәлиев, үзе галәм киңлекләрен иңли алмаса да, балаларны космонавтика белән кызыксындырыр өчен бихисап эшләр башкара.

Радиоэлемтәдән башка үзенең барлыгын күз алдына китермәгән, аның белән менә инде 26 ел шөгыльләнүче остаз бу көннәрдә укучылар күңеленә өмет чаткысы салып, космонавтика дөньясы белән таныштырды.

– Бу дөньяви әһәмияткә ия клуб. “Татнефть” җәмгыяте мондый инициатив кешеләргә, балаларга ярдәм итәргә һәрчак әзер. Ә бүгенге вакыйга – бөтен азнакайлылар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм. Космонавтлар белән элемтәгә кереп, алар белән аралашу мөмкинлеге һәркемгә дә тими. Шундый очрашу уздырган Ринат Вәлиевкә, монда шөгыльләнгән балалага хөрмәтем чиксез, – диде “ТатНИПИнефть” начальнигы Марат Җәләтов.

Сүз уңаеннан, әлеге чара “Татнефть” тарафыннан грант яклавы тапкан “Ерак космик радиоэлемтә” проекты кысаларында оештырылды. Грант акчасына заманча җиһазлар сатып алынган. Хәзер биредә күз күреме начар, ишетмәүче һәм начар ишетүче балаларга да шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Ун минут дәвамында барган элемтә барышында Россия космонавтлары Антон Шкаплеров һәм Петр Дубров балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Элемтә башында космонавтларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин

мондый мөмкинлек тудырганнары өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, космонавтларны Азнакай җирлегенә чакырып калды.

– Сеанс бик яхшы үтте. Балалар барысын да үзләре югары дәрәҗәдә башкарды, – ди түгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев та.

Әлбәттә моның артында атналар дәвамында алып барылган ныклы әзерлек ята. Радиоэлемтә түгәрәгендә бүген балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Аларның иң өлкәненә 73 яшь!

3 нче мәктәптә укучы бертуган Даниэль һәм Эмиль Вәлиевләр – икесе дә 13 яшькә кадәрге балалар арасында радиоспорт буенча России беренчелеге җиңүчеләре.

– Миңа төрле ил кешеләре белән аралашу бик ошый, – ди Эмиль.

“Татнефть” компаниясе әнә шулай күпләрнең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итеп, күпләргә канат куйды бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев