Җирлегебездә Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көненә багышлап игълан ителгән “Әти, әни һәм мин – бердәм, спорт сөючән гаилә” бәйгесе хезмәт коллективларында старт алып, инде үзенең финишина якынлашып килә.
7 июль көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрнең Юбилей стадионында бәйгенең финалы үтеп, анда аңа йомгак ясалачак. 5 июльгә кадәр 7-35-50 телефонына шалтыратып, үзегезнең коллективтан анда катнашу турында заявка бирергә кирәк. Команда составында әти, әни һәм 7 яшьтән 12 яшькәчә бала булуы шарт.
Бәйгедә катнашучыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәменә көтеп калабыз!
Нет комментариев