Азнакайлылар, балаларны китаплар белән дә сөендерик!
2 апрельдә үтәчәк Халыкара балалар китабы көне уңаеннан ДНР һәм ЛНР да яшәүче балаларга әдәби китаплар җыю акциясе старт алды.
Акциянең максаты – Донбасс җирлегендәге сабыйларга гадәти рус телле халәттә уку, аң-белем үстерү мөмкинлеге тудыру. Ул 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Шушы чорда үзегездән арткан рус телендә яхшы хәлдәге яки бүләккә сатып алып, балалар өчен әдәби, пулицистик, фәнни китапларны, китап-уенчыкларны “Бердәм Россия” партиясенең район-шәһәр Мәдәният йортындагы (Солтангалиев урамы, 21) беренче катта урнашкан офисына китерүегезне сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
Изге Рамазан аенда балаларга игелек кылудан читтә калмыйк, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев