Азнакайлыларны ни борчый?
Минзаһит Зиякаев, "Восход" торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе: - Фатирларда яшәп, барлык коммуналь хезмәтләрдән файдаланып та, алар өчен акча түләмичә, зур бурычлар җыючылар борчу тудыра. Аларның күбесе фатирларда "наем" буенча тора. Кемдер ай саен барлык хезмәтләр өчен вакытында түләгәндә, кайбер намуссызларның бурычы ике йөзешәр меңгә җиткән. Миңнегөл Хөсәенова, Хәсәнов урамы, 20...
Минзаһит Зиякаев, "Восход" торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе:
- Фатирларда яшәп, барлык коммуналь хезмәтләрдән файдаланып та, алар өчен акча түләмичә, зур бурычлар җыючылар борчу тудыра. Аларның күбесе фатирларда "наем" буенча тора. Кемдер ай саен барлык хезмәтләр өчен вакытында түләгәндә, кайбер намуссызларның бурычы ике йөзешәр меңгә җиткән.
Миңнегөл Хөсәенова, Хәсәнов урамы, 20 йорт:
- Ишегалдында агачлар үстерәбез. Ләкин хезмәтебезне бәяләүчеләр бик аз. Кайберәүләр агач башларын, ботакларын сындырып, мунчага себерке ясый. Безнең халыкның тәрбиясезлегенә шаккатырлык... Үзебез яшәгән урыннардагы матурлыкны бозмасак иде. Шул ук чәчәкләр дә тирә-ягыбыз гүзәл булсын дип утыртыла, таптап йөрер һәм өзеп ташлар өчен түгел. Андыйларның үзләреннән әлеге эшләрне башкартырга кирәк, киләчәккә дәрес булыр.
Римма Сабирова:
- Халыкта "Вәли чишмәсе" дип йөртелгән чишмә бар. Ул Чубар-Абдул һәм Баланлы Бүләк җирлекләре арасында урнашкан. Монда элек-электән байбаклар яши, алар чишмәдән килеп су эчә. Әлеге сулык бүгенге көндә бик аяныч, ташландык хәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев