Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны иҗат берләштерә

Безнең кечкенә шәһәрчегебез өчен дә әдәби-музыкаль кичәләр ят түгел. Атна саен җыйнак кына бер кофейныйда әдәбият-сәнгатькә гашыйк кешеләр җыела. Теләгән һәркем үзенең музыкаль уен коралында яраткан көен, җырын башкара, кемдер үзе язган шигырен, хикәясен укый. Шулай ук кинолар турында фикер алышу бара. Биредә җаныңа аваздаш җаннар белән аралашасың, сәләтеңне ачасың....

Безнең кечкенә шәһәрчегебез өчен дә әдәби-музыкаль кичәләр ят түгел. Атна саен җыйнак кына бер кофейныйда әдәбият-сәнгатькә гашыйк кешеләр җыела. Теләгән һәркем үзенең музыкаль уен коралында яраткан көен, җырын башкара, кемдер үзе язган шигырен, хикәясен укый. Шулай ук кинолар турында фикер алышу бара. Биредә җаныңа аваздаш җаннар белән аралашасың, сәләтеңне ачасың.

- Мин монда тормыш мәшәкатьләреннән арынып, матур хисләргә чумам. Әлеге кичәләрдән соң дөнья яктырып киткәндәй була, - ди әнә берәү.

Чыннан да, сәнгать шундый зур рухи тәрбиви көчкә ия ул.

Шамил Латыйфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны иҗат берләштерә