Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның җиңү рухы көчле

Казанның "Олимп" стадионында 25-27 ноябрьдә узган физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар Спартакиадасында азнакайлылар икенче урынны яулады. Ике көн буе барган ярышта республиканың 22 районыннан спортчылар көч сынашты. Азнакай данын Фәнис Галиев, Светлана Яруллина, Илнур Нәгыймов, Гөлнара Хәбибуллина (җиңел атлетика), Илнур Шакиров (өстәл теннисы), Валерий Симонов, Регина Стрих, Илүзә Корбанова (йөзү) яклады....

Казанның "Олимп" стадионында 25-27 ноябрьдә узган физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар Спартакиадасында азнакайлылар икенче урынны яулады.

Ике көн буе барган ярышта республиканың 22 районыннан спортчылар көч сынашты. Азнакай данын Фәнис Галиев, Светлана Яруллина, Илнур Нәгыймов, Гөлнара Хәбибуллина (җиңел атлетика), Илнур Шакиров (өстәл теннисы), Валерий Симонов, Регина Стрих, Илүзә Корбанова (йөзү) яклады.

- Ай саен командабыз белән төрле спорт ярышларына йөрибез, берсеннән дә җиңүсез кайтканыбыз юк, - ди тренерлары Олеся Халикова. -Безгә уңай шартлар тудырганнары өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнехановка, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизовка зур рәхмәтлебез. Мондый игътибар булганда, җиңүгә омтылыш та көчле.

Тренировкалары "Дельфин" су-сәламәтләндерү комплексында һәм "Юбилейный" стадионында уза команданың. Шашка-шахмат буенча осталыкларын чарлашкан Сирин Салиховка, туризим буенча Владимир Соколовка рәхмәтле алар.

- Бу команда белән дүрт ел эшлибез. Составыбыз яңарып тора. Яшьләрне күбрәк тартырга тырашабыз. Мәсәлән, Спартакиадага коррекция мәктәбендә укучы 14 яшьлек Илүзә Корбанованы алып бардык. Кызыбыз сынатмады, йөзү буенча беренчелекне алды. Аның шатланганын сүз белән генә аңлатып биреп булмый, - ди команда капитаны Светлана Яруллина.

Спартакиадада азнакайлылар биш - беренче, ике - икенче, бер өченче урын алганнар.

Инвалидлар җәмгыятендә эшләүче Гөлнара Хәбибуллина өчен дә спорт тормыш рәвешенә әверелгән.

- Ярышларда бик теләп катнашам. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, үзеңнең тар дөньяңнан чыгып, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә, - ди ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларның җиңү рухы көчле