Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны грипптан сакланырга чакыралар

Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә хроник авырулыларга зур тәэсир итә, ди белгечләр. Җитмәсә, бу чорда салкын тиеп чирләү очраклары да ешая, грипп баш калкыта... Соңгысы эпидемия үк булып җәелмәсен, аның авыру очракларын мөмкин кадәр киметү өчен бүгенге көндә җирлегебездә нинди чаралар күрелә? Бу соравыбызны район...

Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә хроник авырулыларга зур тәэсир итә, ди белгечләр. Җитмәсә, бу чорда салкын тиеп чирләү очраклары да ешая, грипп баш калкыта... Соңгысы эпидемия үк булып җәелмәсен, аның авыру очракларын мөмкин кадәр киметү өчен бүгенге көндә җирлегебездә нинди чаралар күрелә? Бу соравыбызны район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимовага юлладык.

- Республикада, шул исәптән безнең районда да гриппка каршы прививка ясату кампаниясе тулы куәтенә бара. Аның һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авырулар дәрәҗәсе әлегә түбән булган бу чор прививка ясату өчен аеруча уңайлы санала. Ни дисәң дә, вакцина хәзергәчә иң ышанычлы, куркынычсыз саклану чараларының берсе булып кала. Федераль бюджет хисабыннан районга ул 15 190 доза кайтарылды. Составына Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 2015-2016 ел сезоны өчен тәкъдим иткән актуаль штаммлар кертелгән.

Прививканы грипп аеруча янаган төркемдәгеләргә: балаларга (6 айлыклардан башлап), 60 яшьтән узганнарга, хроник авырулыларга, салкын тиеп еш чирләүчеләргә бигрәк тә ясатырга кирәк.

Грипп һәм ОРВИ авырулары үпкә ялкынсынуы, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, үлекле минингит тудырырга һәм бавырны зарарларга мөмкин булуы белән куркыныч.

Прививканы әлегәчә алырга өлгермәүчеләр аны ноябрьдә дә поликлиникаларда, амбулаторияләрдә, тору урыны буенча фельдшер-акушерлык пунктларында ясата алалар. Иммунитетны ныгытып өлгерергә вакыт бар әле. Грипптан ышанычлы саклануны тәэмин итүгә прививкадан соң 2-3 атна, ә инде сәламәтлеге бик үк ныклы булмаганнарга 1-1,5 ай вакыт кирәк.

Бүген вакцина алып калганнарның иртәгә өчен күңеле тыныч булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны грипптан сакланырга чакыралар