Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга азык-төлек сатып алу буенча белешмә

Бөтен дөньяда сыйфат айлыгы бара. Кибетләрдә товар сатып алганда игътибарлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртүче чара да ул. Ә бит күпләребез алган әйбернең сыйфаты, срогы, составы турында кызыксынып та тормый. Шул ук конфетлардагы бөҗәкләрне, сырдагы күгәрекне, каймакның күптән ачып чыкканлыгын... - боларның барсын да өйгә кайткач кына ачыклыйбыз. Роспотребнадзор...

Бөтен дөньяда сыйфат айлыгы бара. Кибетләрдә товар сатып алганда игътибарлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртүче чара да ул. Ә бит күпләребез алган әйбернең сыйфаты, срогы, составы турында кызыксынып та тормый. Шул ук конфетлардагы бөҗәкләрне, сырдагы күгәрекне, каймакның күптән ачып чыкканлыгын... - боларның барсын да өйгә кайткач кына ачыклыйбыз.
Роспотребнадзор эксперты - баш белгече Розалия Хәсәншина белән әңгәмәбез дә нәкъ менә шушы сыйфат мәсьәләсендә. Газета укучыларыбызга ул кызыклы гына түгел, файдалы да булыр, дип уйлыйбыз.
-Розалия Фоатовна, азык-төлек сатып алганда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
-Әлбәттә, аның этикеткасына. Ул тонык, кабаттан ябыштырылган, сөртелгән, гомумән, шик тудыра икән, әйберне алмаска кирәк. Чит илдә эшләнгәнендә русчага тәрҗемәсе һәм Россиядәге алучысының координатлары булмаса, димәк, ул базарга легаль юл белән кермәгән, сыйфатына да гарантия юк. Этикеткада товарның исеме, аны кайда, кем җитештергәне, аксым, май, углевод күләме, 100 граммында никадәр калория булганлыгы язылырга тиеш.
-Саклану срогы төрлечә куела, ә ничек булырга тиеш?
-"Шулвакытка кадәр" ("Годен до") диелгәне - бу вакыт җиткәч азык-төлек яраксызга әйләнә, дигән сүз. Әгәр инде саклану датасы куелса, продукциянең чыгарылу срогын карагыз. Бу мәгълүмат ручка яки фломастер белән язылмаска, ә махсус станок яки штамп белән басылырга тиеш.
-"Майсызландырылган" дигән язуны күргәч, димәк, аз калорияле, дип алабыз. Бу ялгыш фикер түгелме?
-Әлбәттә, ялгыш фикер. Калориялелек һәм тәм сыйфаты еш кына шикәр кушудан килә. Шуңа да составын укыгыз: әгәр анда шикәр беренче яки икенче тора икән, бу продуктны берничек тә файдалы дип әйтеп булмый. Майсызландырылганын күрше киштәдәге "майлы"сы белән чагыштырыгыз. Аерма бик үк юк икән, охшаш продуктны эзләгез. Шунсын да әйтергә киәк, продуктның составы төп ингредиентлардан башлана. Әйтик, ит прдуктларында иң элек ит, ипидә - он һәм башкалар. "Холестеринсыз" дип язылганы да кайчак реклама өчен генә булырга мөмкин, чөнки ул кайбер азык-төлектә болай да юк, әйтик, үсемлек майларында, ул терлек маенда гына була.
-Роспотребнадзор бел-гечләре тарафыннан кибетләргә тикшерүләр үткәреләме?
-Быел гына да шундый 107 тикшерү үтте, аларның 66сы - план буенча, калганы - планнан тыш. Кулланучылар хокукларын бозган, азык-төлек продуктлары куркынычсызлыгын һәм сыйфатын сакламаган өчен 35 зат административ җаваплылыкка тартылды. Гражданнардан шундый 18 шикаять керде, аларның барсы да каралып, тикшерелеп, тиешле чара күрелде.
Шушы 10 ай эчендә азык-төлек тикшерүенә 667 проба алынды, 50сендә микробиологик күрсәткечләр буенча продуктларның гигиена нормаларына туры килмәве ачыкланды.
Сатудагы 55 партия, барсы 371 килограммлык азык-төлек продуктлары һәм чимал бракка чыгарылды.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларга азыктөлек сатып алу буенча белешмә