Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар урманга кереп ут яндырсагыз штраф түлисез

Көннәрнең эссе һәм коры торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын нык арттыра. - Кар эресә дә, әле урманнарда чирәм үсмәгән, бөтен җирдә узган елгы коры үлән, агач яфрагы. Алар хәтта кечкенә генә очкыннан да бик тиз кабынып китәргә мөмкин, - ди "Азнакай урманчылыгы"ның урманны яклау һәм саклау инженеры Фәрит Фәйзуллин. -...

Көннәрнең эссе һәм коры торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын нык арттыра.

- Кар эресә дә, әле урманнарда чирәм үсмәгән, бөтен җирдә узган елгы коры үлән, агач яфрагы. Алар хәтта кечкенә генә очкыннан да бик тиз кабынып китәргә мөмкин, - ди "Азнакай урманчылыгы"ның урманны яклау һәм саклау инженеры Фәрит Фәйзуллин. - Янгын куркынычы чорында урманнарда учак тергезү, тәмәке тарту, янган шырпы, тәмәке төпчеге ташлау һ.б. гамәлләр катгый тыела.

Тәртип бозучыларны ачыклау буенча урманчылар даими рәвештә рейдларга чыга. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаган затларга административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган. Физик затлар - 3 мең, вазифаи затлар - 20 мең, юридик затлар 2 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар урманга кереп ут яндырсагыз штраф түлисез