Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Туймазы ветераннарын «Әбиләр чуагы»на чакырды

Күрше Башкортстан республикасы ветераннары белән элемтәбез, дуслыгыбыз ныгый бара. Әле шушы араларда башкорт дусларыбызның чакыруы буенча район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге делегация Туймазыда булып кайтты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм өлкән яшьтәгеләр белән яшәү урыннарында эшне оештыру мәсьәләләре үзәктә торды. Безне Туймазы районы ветераннар советы...

Күрше Башкортстан республикасы ветераннары белән элемтәбез, дуслыгыбыз ныгый бара. Әле шушы араларда башкорт дусларыбызның чакыруы буенча район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге делегация Туймазыда булып кайтты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм өлкән яшьтәгеләр белән яшәү урыннарында эшне оештыру мәсьәләләре үзәктә торды.


Безне Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин җылы каршылады. Төбәгенең чын патриоты, белгече буларак, бөтен нәрсә турында кызыклы итеп сөйләде, таныштырды. Шәһәр буйлап экскурсия ясаганнан соң, Собхангол авылында чордашларыбыз белән очраштык, аларның эшләре, иҗтимагый тормышлары белән таныштык. Ветераннар аллеясында булып, Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Бу авылда картлар арасында бура (городки) уены бик популяр икән. Безнекеләр дә спортның бу төрендә осталыкларын сынап карадылар.


1880 елда нигез салынган Никитинка авылында ветераннар советы рәисе Анатолий Федотовның ихатасын күрү үзе бер экскурсиягә тиң булды. Чәчәкләргә күмелгән, агачтан һәм тимердән ясалган сыннар белән бизәлгән матур ишек алды, кавын, карбыз, йөзем, куш йодрык хәтле помидорлар үскән зур бакча таң калдырды.

Гүзәллекне һәм муллыкны тудыра белүче тырыш, булдыклы авыл кешеләре менә ничек яши хәзер! Әле бит хуҗа эшмәкәр дә. Ә хуҗабикә (ул да пенсиядә) Туймазыга фитнес түгәрәгенә йөри, анда өйрәнгәнен, үз өендә түгәрәк оештырып, авылдагы унике әби-апага өйрәтә. Тормышның ямен, тәмен белеп яшәүче Федотовлар бездә тирән хөрмәт һәм соклану уятты.


Туймазы районының күрке, горурлыгы булган Кандра Күлне дә күрдек бу көнне. Матур табигатенә, саф һавасына, ял итүчеләр өчен тудырылган яхшы шартларга хозурландык. Якты йөзле һәм кунакчыл Адонис әфәнде сәфәребез дәвамында безне озата йөрде. Фото һәм видео остасы Усман Әҗбиев һәр мизгелне мәңгеләштереп калырга тырышты.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Булат (фамилиясе истә калмаган) очрашуны моң белән бизәде. Ике районның, ике республиканың җырчылары, биючеләре бер-берсеннән калышмады. Дуслыкны дәвам итәргә, хәбәрләшеп, йөрешеп яшәргә сүз куештык. Туймазы ветераннарын быел бездә унынчы мәртәбә үткәреләчәк "Әбиләр чуагы" бәйрәменә чакырдык.


Кайтышлый Таллы Бүләккә кагылдык. Урып-җыю эшләренең барышы белән таныштык. Хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллинның, Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногмановның, ветераннар советы рәисе Даимә Салихованың аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен күрдек. "Таллы Бүләк" АХҖКның игенчелектә дә, терлекчелектә дә ныклы адымнар белән баруына, авылның үсүенә, яшәрүенә, өлкәннәргә игътибар зур булуына сөендек.

Нәсимә КАМАЛИЕВА,

район ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Туймазы ветераннарын «Әбиләр чуагы»на чакырды