Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар террорчылык турында ни дип уйлый

Бүген урамда ике кеше очрашса, дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган террорчылык турында сүз кузгалмый калмый. Радио-телевизор, интернетта да шул хакта мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлеге уңайдан, укучыларыбызга газета аша да үз фикерләрен уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек. Мөнәвир ага, ветеран: Телевизор экраннарыннан яңалыкларны гел калдырмыйча карап барам. "Ислам дәүләте" халыкара террористик группировкасы...

Бүген урамда ике кеше очрашса, дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган террорчылык турында сүз кузгалмый калмый. Радио-телевизор, интернетта да шул хакта мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлеге уңайдан, укучыларыбызга газета аша да үз фикерләрен уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек.

Мөнәвир ага, ветеран:

Телевизор экраннарыннан яңалыкларны гел калдырмыйча карап барам. "Ислам дәүләте" халыкара террористик группировкасы ("ИГИЛ") безнең өчен төп куркынычны тудыра. Алар Сириядә генә түгел, теләсә кайсы өлкәдә явызлык кылырга мөмкиннәр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Ул хуҗасыз яткан пакет? Я булмаса, безнеңчә киенмәгән, үзен шикле тотучы кеше булырга мөмкин. Барысына да игътибар итәргә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Битарафлык бик зур бәла-казага китерергә мөмкин.

Гүзәлия Исламова, "Әгерҗе" авыл җирлеге советы :

Бүгенге тынычсыз заманда кул кушырып утыру - зур җинаять ул. Авыл халкы белән даими эшлибез, кисәтәбез. Мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, активистлар... һәммәсе белән хезмәттәшлек итәбез. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә: "Хөрмәтле авылдашларыбыз, шикле кешеләр, машиналар күрәсез икән, гомумән шик тудырган нинди генә күренеш булса да битараф калмагыз! "Бәласеннән баш-аяк, бу миңа кагылмый" дип яши торган заман түгел. Үз иминлегебез үзебезнең кулыбызда!

Альбина ханым:

Әз генә тормыштан зарлана башласак, мәрхүм әбием гел әйтә иде: "Урыныгыз җылыда. Ашарыгызга нәрсә телисез шул бар, күк йөзе тыныч. Оҗмахта яшибез бит. Зарланырга оят. ", - дияр иде. Менә бүген террорчыларның коточкыч җинаятьләрен күрәм дә, "Тынычлыктан да зур бәхет юк", дип уйлап куям. Мали отелендә террорчылар тарафыннан күпме кеше зыян күрде. Мисырдан очучы самолет. Саный китсәң, бик күп инде мондый очраклар. Бер гаепсез кешеләр зыян күрә бит. Нәрсә җитми ул явызларга? Хәзер мин зарланмыйм. "И, Ходаем, дөньяларыбыз берүк имин булсын!, - дип догамны укыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар террорчылык турында ни дип уйлый