Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” Х җәйге спорт уеннарында өченче урынга лаек булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Ярышларда Азнакай данын 55 кешедән торган команда яклады. - Алга таба беренчелекне яуларга дигән максат куйдык үз алдыбызга! Бердәмлектә - көч, моңа һичшиксез ирешербез, - ди район физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов. - Ярышлар 14 спорт төре буенча уздырылды. Спортчылар волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар), таяк тарту, җиңел атлетика,...

Ярышларда Азнакай данын 55 кешедән торган команда яклады.

- Алга таба беренчелекне яуларга дигән максат куйдык үз алдыбызга! Бердәмлектә - көч, моңа һичшиксез ирешербез, - ди район физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов. - Ярышлар 14 спорт төре буенча уздырылды. Спортчылар волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар), таяк тарту, җиңел атлетика, туристик многоборье, көрәш, гер спорты, таяк тарту, лапта, билбау көрәше, шашка, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тарту буенча көч сынаштылар.

Татарстан Республикасы "Авыл яшьләре" Х җәйге спорт уеннарында Чалпы, Урсай, Тымытык. Сарлы, Вахит, Әсәй. Уразай, Әгерҗе, Кәкре Елга авыл җирлекләре һәм Актүбә бистәсе яшьләре актив катнашып, районның спортта да алдынгы икәнен тагын бер кабат расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев