Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сайлауларда бердәм булды

14 сентябрьдә татарстанлылар, шул исәптән азнакайлылар да үз киләчәкләре өчен тавыш бирделәр. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау районда оешкан төстә узды. Анда сайлаучыларның район буенча - 92,56 проценты, шәһәр буенча 81,67 проценты катнашты. Аеруча Мәндәй, Баланлы Бүләк, Вахитов, Ирекле, 1 Май, Сукаеш сайлау участокларында халык актив булган, сайлауларда халык 100...

14 сентябрьдә татарстанлылар, шул исәптән азнакайлылар да үз киләчәкләре өчен тавыш бирделәр.
Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау районда оешкан төстә узды. Анда сайлаучыларның район буенча - 92,56 проценты, шәһәр буенча 81,67 проценты катнашты.


Аеруча Мәндәй, Баланлы Бүләк, Вахитов, Ирекле, 1 Май, Сукаеш сайлау участокларында халык актив булган, сайлауларда халык 100 процент катнашкан.


- Сайлаулар чиста, тавышсыз узды. Халыкның гражданлык позициясе көчәя, активлыгы елдан-ел арта, - диде район территориаль комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина.


Якынча мәгълүматлар буенча район буенча сайлаучыларның 94,15 проценты, шәһәр буенча 90,32 проценты тавышларын "Бердәм Россия" партиясенә биргән. КПРФ - 3,4% (район) һәм 6,46% (шәһәр), ЛДПР - 0,99% (район), 0,92% (шәһәр) тавыш җыйган. Калган партияләрнең җыйган тавышлары 0,58-0,1% арасында тирбәлә. Бер мандатлы Азнакай сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына депутат булып якынча 90,88 процент тавыш белән Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улы узган.


Республика буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Бердәм Россия" - 84,30%, КПРФ - 5,51%, "Гадел Россия" - 3,62%. Әлбәттә, бу әлегә якынча мәгълүматлар, төгәл мәгълүматлар белән алдагы санда таныштырырбыз.


- "Бердәм Россия" партиясенең җиңүе - ул халыкның Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясе исемлеген җитәкләүче Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына ышанычы нәтиҗәсе. Республикабызның тотрыклы социаль-икътисадый үсеше, федераль югарылыкта һәм дөньякүләм дәрәҗә казануы Президентның һәм хөкүмәтнең дөрес курс алып баруы турында сөйли, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин атналык киңәшмәдә узган сайлаулар буенча фикерен белдереп.


Республикада халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән 27 социаль программа эшли. Соңгы елларда гына да районыбызда күпме модульле фельдшер-акушерлык, ветеринар пунктлар, күп функцияле үзәкләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, заманча мәктәп, спорт мәйданчыклары ачылды. Авылларда су челтәрләре реконструкцияләнә, яңа юллар салына.


- "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге сайлау кампаниясен ачык төстә үткәрде. Халык җыеннарында кешеләр үз шәһәрләрен, авылларын, урамнарын төзекләндерү һәм үстерү буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның тәкъдимнәре партиянең яңа программасы нигезенә салынды, кайберләре тормышка да ашырылды. Кешеләр уртак эшләргә әзер, алар тавышларының республикабыз, районыбыз үсешенә йогынты ясаячагына ышана, - ди партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.


Бу хакта редакциябезгә килгән хатлар, телефоннан шалтыратулар да сөйли.


- Безнең Болгар урамындагы 1 нче йорт янында тротуарыбыз бик искергән иде. Квартал бәйрәме вакытында җитәкчелеккә гозеремне җиткердем һәм икенче көнне үк тротуарны асфальтлап куйдылар. Рәхмәттән башка сүз юк җитәкчеләргә, - ди Клара Җәлилова.


Властьның халыкка якынаюы, төрле милләт вәкилләренең тату һәм килешеп яшәве дә бу сайлауларга тәэсир итми калмады. Украинадагы хәлләр барчабызга да тынычлыктан та кадерлерәк нәрсә юк икәнен төшендерде. Хөкүмәтебез җитәкчеләре республикабызда иминлекне тәэмин итү өчен бар көчен куя, шуңа күрә бу сайлаулар - ул тынычлыгыбызны сайлау да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар сайлауларда бердәм булды