Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Сабантуйга бүләк җыю турында ни дип уйлый

Июнь якынлашкан саен күңел дигәнең Сабантуй бәйрәмен уйлый. Элек-электән килгән гадәт буенча бу көнгә һәркайсыбыз килешле киемен сайлап куя, кунак килүгә табын хәстәрен күрә, йорт-җирен тәртипкә сала... Бу бәйрәмнең беребезне дә битараф калдырмаган тагын бер матур йоласы бар бит әле, ул да булса - Сабантуйга бүләк әзерләү, бу хакта шулай...

Июнь якынлашкан саен күңел дигәнең Сабантуй бәйрәмен уйлый. Элек-электән килгән гадәт буенча бу көнгә һәркайсыбыз килешле киемен сайлап куя, кунак килүгә табын хәстәрен күрә, йорт-җирен тәртипкә сала... Бу бәйрәмнең беребезне дә битараф калдырмаган тагын бер матур йоласы бар бит әле, ул да булса - Сабантуйга бүләк әзерләү, бу хакта шулай һәр гаилә кайгырткан. Гомер-гомергә әби-бабайларыбыз аны алдан ук барлап, милли бәйрәмгә махсус атап куя торган булган. Сөрән сугучыларның урам буйлап колга асып, һәр капка төбендә туктап җырлап алуын, ә бу вакытта хуҗаның бүләк чыгаруына илаһи бер күренеш итеп карыйбыз. Бөтенхалык бәйрәменә әнә шулай һәр җирдә ул җирлек халкыннан җыела, бюджет хисабына узмый.
Сабантуйга бүләк җыюга райондашлар нинди мөнәсәбәттә, алар бу күркәм гадәтне саклап калу ягындамы?

Әнүзә Фәйзуллина:
- Безнең әниләр яшь чакта Сабантуйга сөлгеләрне кышкы озын төннәрдә кич утырып чигеп, алдан ук әзерләп куйган. Үзләре шулай сөйли. Безнең чорга бу беткән иде инде, ә бик кызганыч. Хәзер инде заманалар үзгәрде, уен-бәйгеләрнең дә бүләге шәп булуын телибез. Тик нишләптер аны әниләр кебек алдан әзерләп куярга гына онытабыз, сөрән сугучылар килгәч, шкафта нинди яңа әйбер бар - шуны чыгарып бирәбез. Узган ел эштә чакта офисыбыз янына бүләк җыючылар килгәч, коллегам белән шулай да ярыйдыр дип, акча тотып чыктык, әле алар белән биеп тә алдык. Күңелләр күтәрелеп китте, көн буена шәп кәефтә йөрдек.

Галия Мифтахова:
- Элек яшь киленнәргә бәяне Сабантуйга чиккән сөлгесеннән чыгып биргәннәр. Хәзер инде заманалар үзгәрде. Шәхсән үзем елга бер килгән милли бәйрәмебезгә бүләкне җәлләмәскә кирәк, дип саныйм. Аннан гына байый алмыйсың. Борынгыдан ук бүләкне халык үзе җыйган, киң күңелле булган.

Хатыйп Сәлахов:
- Мин үзем Сабантуйның татарча көрәшен яратам. Батырларга хәзер машина, башка кыйммәтле әйберләр бүләк итәләр. Карчык белән быел бүләкне акчалата бирергә уйладык, кечкенә булса да өлешебез булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Сабантуйга бүләк җыю турында ни дип уйлый