Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар психологик-педагогик хезмәткә таяна алалар

Бу болгавыр заманда балаларга гына түгел, кайчакта өлкәннәргә дә кайбер сорауларга җавап табуы авыр. Четрекле хәлләргә тарыганда кемгә мөрәҗәгать итәргә, киеренке күңел хәләтеннән ничек котылырга белмәгән чаклар була. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты - шундый чакларда ныклы таяну ноктасы булып тора. Ул агымдагы елның сентябрь башыннан...

Бу болгавыр заманда балаларга гына түгел, кайчакта өлкәннәргә дә кайбер сорауларга җавап табуы авыр. Четрекле хәлләргә тарыганда кемгә мөрәҗәгать итәргә, киеренке күңел хәләтеннән ничек котылырга белмәгән чаклар була. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты - шундый чакларда ныклы таяну ноктасы булып тора.

Ул агымдагы елның сентябрь башыннан эшли башласа да, бүген, ягъни 24 ноябрьдә, аны рәсми ачу тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов районыбыз өчен аның бик кирәкле хезмәт булуын ассызыклап үтте һәм педагогларга эшләрендә уңышлар теләде.

Әлеге чарада "Росток" республика психологик үзәге директоры урынбасары Инна Идрисова катнашты.

- Бүлмәләрнең җиһазланышыннан да, яхшы белгечләрдән дә без бик кәнәгать. Элек психологик-педагогик ярдәм артыннан Казанга йөрергә туры килгән булса, хәзер халыкка үзегездә хезмәт күрсәтә аласыз. Безнең үзәкнең психологик десанты килергә дә, барлык психологларны берләштерергә дә мөмкинлекләр туды, - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова психологик-педагогик хезмәт пунктын ачуда ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, район хакимиятенә тирән рәхмәтен белдерде.

- Бу хезмәтне без күптән көттек һәм конкурста 920 мең сумлык грант отуыбызга бик шатбыз. Бу акчага җиһазлар кайтты. Хәзер без «Росток» үзәгенә күпкә якыйнайдык, тагын да ныграк аралаша алачакбыз. Психологик хезмәт белгечләре анда заманча җиһазларда эшләргә өйрәнә. Безнең өчен иң мөһиме - балаларның иминлеге, авырлыклар туганда аларга ярдәм күрсәтү. Үзәккә психологик ярдәмгә мохтаҗ һәркем мөрәҗәгать итә ала, - диде.

Муниципалет бинага ремонт ясауда, мәгариф идарәсе мебель, методик һәм канцелярия әйберләре алуда да ярдәм иткән. Иң яхшы кадрлар тупланган. Дефектолог, логопед, психологлар, социаль педагог - бар да үз эшләренең остасы.

- Уку елы башыннан интенсив эшләп киттек. Авыллардагы мәктәпләрдә дә укучылар арасында диагностика үткәрдек. Күзгә күренгән зур проблемалар тапмадык. Әмма яшерен проблемалар бар, аларны хәл итү өчен, һичшиксез, психологик ярдәм сорала. Безгә башка шәһәрләрдән дә киләләр, аларның серләре үзебездә кала, читкә чыкмый. Рәхмәт әйтеп китәләр, - ди үзәк психологы Асия Вәлиева.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар психологикпедагогик хезмәткә таяна алалар