Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, парлы булсагыз гына яшәү ямьле

ЗАГС - ул кеше гомерендә үз эзен калдыра торган кечкенә генә бер дөнья. Ә бит биредә рәсмиләштерелгән һәр гражданлык халәте акты артында кемнеңдер язмышы. Шуңа күрә дә алар гомерлек сакланучы документ санала. Менә шушы серле дөнья пәрдәсен ачып, алай гына да түгел, биредә кайнаган тормыш белән якыннанрак танышып, бүлек җитәкчесе...

ЗАГС - ул кеше гомерендә үз эзен калдыра торган кечкенә генә бер дөнья. Ә бит биредә рәсмиләштерелгән һәр гражданлык халәте акты артында кемнеңдер язмышы. Шуңа күрә дә алар гомерлек сакланучы документ санала. Менә шушы серле дөнья пәрдәсен ачып, алай гына да түгел, биредә кайнаган тормыш белән якыннанрак танышып, бүлек җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова белән әңгәмә корып алдык.

-Элфинур Вазыйховна, сүзне дә әүвәл менә шушы актлардан башлыйк әле, сезнең һәр эш көне шундый мәшәкатьләрдән башлана, дип беләм?

-Гыйнвар-май чорында районыбызда 884 гражданлык халәте акты теркәлде. Ә инде аларны тәгаенләп әйтсәк, туу турындагылары - 317, биш айда районыбызда 160 малай һәм 157 кызчык дөньяга аваз салды. Узган елның бу чорына караганда туучылар саны 9,4 процентка күбрәк! Ләкин шунсы борчу тудыра: элеккечә үк һәр алтынчы бала (15,8 процент) тулы булмаган гаиләләрдә (50 очрак) үсә. 5 ай эчендә уллыка алуның 37 очрагы теркәлде. Законлы әтиләре булмаган балалар 4,1 процентны тәшкил итә. Шунсын да әйтергә кирәк, халык санын арттыруда икенче һәм аннан соң туган балалар саны мөһим күрсәткеч санала. 317 быел туган сабыйның 30 проценты - баш балалар, калганы - гаиләдә икенче һәм аннан соңгылар.

Шушы 5 ай эчендә 352 үлем турында акт теркәлде. Бу узган елның шушы чорына караганда 48 очракка кимрәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: үлем очрагын вакытында теркәмәү пособиеләр алуда, мирас кабул итүдә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, бу хакта онытмаска кирәк.

90 пар гаилә корды. Никаһлашучыларның 5 очракка кимүе күзәтелә. Кайберәүләрнең кәбисә елы дип, гаилә корудан тыелып торуы урынсыз шөбһәләнү дияр идем мин. Кәбисә елында өйләнешкән йөзләгән гаиләләр бик матур, бәхетле гомер итеп ята. Ир-егетләрнең күпчелеге 24-29 яшьтә гаилә корса, иң "карт" кияүгә - 65 яшь. Ә менә гүзәл затлар, киресенчә, "яшәрә" генә бара. Кияүгә чыккан кызларның күбесенә 20-24 яшь. Кәләшләрнең иң яшенә - 17, иң зурына - 63 яшь. Бу 90 парның 65е әлегәчә никаһта тормаган.

Аерылышучылар санының елдан-ел кимүгә баруы да (барсы - 73, узган елның бу чорыннан 8гә, 2013тән - 36га кимрәк) сөенечле хәл. Мондый адымга барган 12 пар янәдән кушылды.

Бүгенге көндә ЗАГС архивында бердәм электрон базага кертелгән 233452 берәмлек документ саклана. Аларга төзәтмәләр кертү, яңарту эшләре дә алып барыла. Гражданнарга кабаттан 466 таныклык, 587 белешмә бирелде, актлардагы язмаларга 1118 өстәмәләр кертелде.

Бүлектә электрон хезмәт күрсәтү дә үз югарылыгында оештырылды.

-Тормышыбызның шушы күпкырлы якларыннан гаилә институтын алып бару, аның кыйммәтләрен саклауны да ЗАГСның өстенлекле бурычларыннан берсе саныйсыз, шулай бит?

-Җирлегебездә яшәүче гаиләләрне ныгыту, аларны саклап калу юнәлешендә алып барылучы чаралар социаль, мәдәни өлкә хезмәткәрләре белән берлектә, райондагы оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективларын тартып, максатчан алып барыла. Алар: яңа туган сабыйларны теркәү, туу йортыннан чыгарган вакытларны тантаналы итеп үткәрү, озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү, бәби көткән гаиләләр, яшь әниләр белән әңгәмәләр үткәрү, ана капиталы сертификатларын бәйрәм рухында тапшыру һәм санап та бетермәслек тагын әллә никадәр чаралар. Инде традициягә әверелгәннәреннән тыш, елдан-ел яңалары да кертелә тора. Әйтик, 2013 елдан алып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән елның тәүге сабыйлары туу вакыйгасын тантаналы билгеләп үтү матур йолага әйләнде. Быел шундый бәйрәмнәр 16 сабый туу уңаеннан оештырылды.

Республикада бары тик безнең Азнакай районында гына һәр илленче гаилә корган парны Татарстан мәйданындагы фонтан янында яки Яшьләр паркында, хакимият бинасында бөтен халык алдында тәбрикләү йоласы үтә. Марсель Зөфәр улы изге теләкләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырып, аларны шәхсән үзе котлый. Бергә яшәүнең түгәрәк даталарын билгеләп үтүтче гаиләләр өчен дә бәйрәмнәр оештырып, туй көннәре истәлекләрен яңартып торабыз. Аларда оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары да катнаша, ә инде "Ак калфак"ның район оешмасы әгъзалары бу чараларның һәрчак үзәгендә. Сигезенче ел рәттән билгеләп үтелүче Гаилә көнендә быел районның иң лаеклы 8 пары "Бер-береңә тугрылык өчен" медальләре белән бүләкләнде.

ЗАГС каршында эшләп килүче «Пар канатлар» клубының яшьләрне кавыштыруда, булачак кода-кодагыйларны бер-берләренә якынайтуда, гаиләләрне ныгытуда, тәүге сабыйларын көткән яшь гаиләләр белән эшләүдә алып барган эшчәнлеге инде уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Гаилә коручыларның артуы, аерылышучыларның кими баруы да әнә шул хакта сөйли. Гаилә тормышына багышлап алып барылган очрашуларда, кичәләрдә нинди генә темалар кузгатылмый: ир белән хатынның роле, вазифалары, килеп туган проблемаларны чишү юллары, бала тәрбияләү мәсьәләләре... Аларда «Гармония» психологик-педагогик хезмәт, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре дә чакырылып, лекцияләр, кызыклы тренинглар уздырыла. Аерылышырга ниятләгән парлар белән район җитәкчеләренең очрашулары да эзсез калмый, билгеле, гаиләләрнең сакланып калу очраклары күп.

Гаиләдә, сүз дә юк, хатын-кызга зур җаваплылык йөкләнгән: ул бу учакны сүндерми сакларга да, ирен хөрмәтләргә, балалар тәрбияләргә тиеш. Әмма әти кешегә тагын да зурырак роль бирелүен дә онытмаска тиешбез. Әти улына һәр яклап үрнәк булса, кызында да булачак иренә мөнәсәбәт нәкъ менә әтисе гамәлләреннән чыгып формалаша. Шуны күздә тотып, бүлектә әтиләргә багышланган чараларга да җитди игътибар бирергә тырышабыз. Гаилә айлыгы кысаларында әтиләргә багышлап игълан ителгән иншалар бәйгесендә быел 142 кеше катнашты, аларның иң кечесенә 6 яшь булса, иң олысы 84 яшьлек иде. Менә шулай, ничә генә яшьтә булсак та, безнең өчен әти-әни һәрчак иң кадерле кешеләр булып кала. Балалар бүләк алырга әтиләре белән җитәкләшеп сәхнәгә атлаган мизгелләрен гомер буена онытмаслар.

-Сезнең эштә шаблоннарга, битарафлыкка юл куела алмый торгандыр, үзегез әйткәнчә, һәр кәгазь артында - кеше язмышлары...

-Әйе, бер караганда, без закон кысаларыннан чыкмаска, төгәл шул нигездә эшләргә тиеш, әмма һәр очракка индивидуаль якын килергә, аерып карарга тиешбез. Кешеләр проблемаларын хәл иткәндә барсын да тирәнтен уйларга, закон нигезендә хәл итүнең төрле юлларын барларга тырышабыз. Чөнки безгә һәркем ярдәм сорап, мәсьәләсен хәл итүгә өметләнеп килә һәм без аны акларга, якларга бурычлы.

Бүгенге көндә ЗАГС бүлегендә эшләгән өч белгеч кенә аерылышучылар санын киметүдә, күпме генә чаралар оештырса да, әллә ни кыра алмый, билгеле. Районның хезмәт коллективлары да гаиләләрнең ролен күтәрүдә, аларга игътибар - хөрмәтне арттыруда активлык күрсәтеп, вакытында ярдәм кула сузса иде. Тәмле тел - җан азыгы, диеп юкка гына әйтмәгәндер халык, кайбер чакта җылы сүз һәм төпле киңәш, үгет-нәсыйхат тә бик ярап куя.

Ходай җиһанда һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Яшәүнең мәгьнәсе дә шунда. Парлы булыйк, тигезлектә, гаилә җылысында яшик ! Бер-беребезгә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк!

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, парлы булсагыз гына яшәү ямьле