Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Музейлы яз” акциясенә кушылды

Өченче елын Татарстанда 21-26 апрельдә "Музейлы яз" акциясе уздырыла. Аның кысаларында Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү берләшмәсе әгъзалары "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучылар һәм гимназия укучылары белән берлектә мәгариф ветераннары Гөлүсә Авзалова һәм Нәҗибә Гайнетдинова белән очрашу үткәрделәр. Гөлүсә Авзалова шәһәребезнең 3 һәм 4 нче мәктәпләрендә дүрт дистә...

Өченче елын Татарстанда 21-26 апрельдә "Музейлы яз" акциясе уздырыла. Аның кысаларында Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү берләшмәсе әгъзалары "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучылар һәм гимназия укучылары белән берлектә мәгариф ветераннары Гөлүсә Авзалова һәм Нәҗибә Гайнетдинова белән очрашу үткәрделәр.

Гөлүсә Авзалова шәһәребезнең 3 һәм 4 нче мәктәпләрендә дүрт дистә ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның бала чагы дәһшәтле сугыш чорларына туры килә.

-Әтине сугышка озатканны бүгенгедәй хәтерлим. Көз иде. Атлар җигеп, Бөгелмәгә кадәр бардык. Җиде яшемдә язарга өйрәндем һәм фронтка хатлар яза идем. Укытучылар белән концертлар куя идек, җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаштык, - дип искә алды ул елларны ветеран.

В.И.Ленинның юбилей медале бүләге иясе Нәҗибә Нуретдинова да тормыш юлы, һөнәр училищесында укучылар белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләде. Сиксәннән өстә булса да, ул матурлыгын җуймаган, киң күңелле, шат рухлы булып калган.

Педагоглар һәм укучылар ветераннар өчен концерт әзерләделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Очрашуны видеога төшереп, тарихка уеп калдырдылар.

Тәкъсимә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар “Музейлы яз” акциясенә кушылды