Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар милек салымын яңача түли башлыйлар

Киләсе елдан физик затлар милкенә салым турында яңа закон көченә кирә, ягъни без җиребез, йортыбыз, дачабыз, гаражларыбыз һәм башка корылмаларыбыз өчен инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып түли башлаячакбыз. Әлеге закон уңаеннан азнакайлыларның фикерен белештек. Фәнүзә Фәйзуллина: - Мин моны вакыт таләбе дип исәплим. Предприятиеләр саны әзәйде, төп йөк...

Киләсе елдан физик затлар милкенә салым турында яңа закон көченә кирә, ягъни без җиребез, йортыбыз, дачабыз, гаражларыбыз һәм башка корылмаларыбыз өчен инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып түли башлаячакбыз. Әлеге закон уңаеннан азнакайлыларның фикерен белештек.
Фәнүзә Фәйзуллина:
- Мин моны вакыт таләбе дип исәплим. Предприятиеләр саны әзәйде, төп йөк физик затлар җилкәсенә төшә. Бюджетны, районны тотарга кирәк бит. Барыбызның да яхшы юллардан йөрисе килә. Балаңны мәктәптә укытмый булмый. Авырсаң - табибка йөгерәсең. Боларның барысына да акча район бюджетыннан бирелә. Елга бер генә түләнә торган салым бу, шуңа күрә ул һәрберебезнең гражданлык бурычы.
Сөмбел Сафина:
- Ашаудан, киемнән өзә-өзә үз кул көчең белән салып кергән йортка болай да аз салым түләми идек инде. Илнең икътисади авырлыгын халык җилкәсенә салу һич дөрес түгел. Хезмәт хакларын бер дә арттырабыз димиләр. Сәнәгатьне күтәрү, яңа эш урыннары булдыру турында уйларга кирәк. Элек төп салым шуннан керә иде бит.
Луиза Каһарманова:
- Ике-өч катлы коттеджларда яшәүче байлар кайгырсын! Өебез зур түгел. Закон буенча, аның 50 квадрат метрына салым салынмаячак. Ирем пенсионер, аңа ташламалар каралган. Шулай булгач, күтәрә алмаслык йөк булмас дип уйлыйм.
Бу уңайдан без баш дәүләт салым инспекторы
Роза Сабировадан да аңлатма бирүне сорадык:
- Федераль закон нигезендә физик затлар кеременә салым районда 0,1 дән 2 процентка кадәр итеп билгеләнде. Барлык ташламалар да сакланды. Әмма шунысы бар, ташлама бары бер объектка гына (бер йорт, бер дача һ.б.) каралган, аны салым түләүче үзе сайлый ала. Пенсионерлар, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, чернобыльчеләр, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларына ташламалар каралган. Торакның салым салынмый торган социаль нормалары да калды: физик затлар фатирның - 20, бүлмәнең - 10, торак йортның 50 кв. метрына салым түләмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар милек салымын яңача түли башлыйлар