Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар машина кую турында ни дип уйлар?

Уңга карасаң да - машина, сулга карасаң да - машина. Урамны аркылы чыгам, ишек алдын иркенләп үтәм димә. Кайберәүләр хәтта яшел чирәмле газонга менгереп, я тәрәзә төбенә үк китереп куя. Машинасыз да булмый, төтенгә тончыгасы да килми. Бу хакта азнакайлылар ни уйлый икән? Марат Хамматов: - Безнең янда стоянка юк,...

Уңга карасаң да - машина, сулга карасаң да - машина. Урамны аркылы чыгам, ишек алдын иркенләп үтәм димә. Кайберәүләр хәтта яшел чирәмле газонга менгереп, я тәрәзә төбенә үк китереп куя. Машинасыз да булмый, төтенгә тончыгасы да килми. Бу хакта азнакайлылар ни уйлый икән?

Марат Хамматов:
- Безнең янда стоянка юк, каядыр еракка барасы килми. Шөкер, ишек алдыбыз иркен, әлегә сыешабыз. Бу - безнең Азнакайның гына түгел, бөтен шәһәрләрнең бәласенә әверелеп бара.
Гөлнара Җәлилова:
- Берәү шулай әрсезләнеп йорт кырына китереп куя торган иде, түбәдән кар төшеп, машинасын ару гына яньчеде. Урын булмагач, бер-берсенә терәп диярлек куялар да, чыкканда үзара «сөзешеп» тә алалар машиналар.
Раушан Мөхәммәтов:
- Ишек алдына машина кую ике яклы инде ул. Иртән эшкә утырып чыгып китүе рәхәт булса да, исән чыгармы икән, таламаслармы дип, борчыласың. Стоянкага кую кесәгә суга.
Айсылу Сафиуллина:
- Ирендә дә, хатынында да, баласында да машина. Безнең ишек алдында һәрберсенең үз урыны бар, ялгыш кеше урынына куярга язмасын! Телевизордан да әнә шуның өчен сугышып беткәннәрен күрсәтәләр. Яңа гына машина сатып алучыга нишләргә? Йортта янгын чыга күрмәсен инде, янгын сүндерү машиналары керә алмый азапланачак.
Сүз уңаеннан:
Шәһәрдә 35 меңгә якын кеше яши, 15 меңләп машина исәптә тора. Димәк, һәр ике кешегә бер машина туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар машина кую турында ни дип уйлар?