Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар кышларны җылы өйләрдә каршылаячак

Кыш җитүнең беренче билгесе булып җир өстенә ап-ак булып кар ятты. Алда зәмһәрир суыклары да, буран- җилләре дә булыр әле. Әнә шул чатнама суыкларда җылы өеңә кайтып, кайнар батареяларда кулыңны җылытып аласың, газ плитәсенә чәйнүгеңне утыртасың, радио-телевизорыңны кабызып җибәрәсең. Әйе, өеңә уты, суы, газы кергән, төзек, җылы, уңайлы булса, җан...

Кыш җитүнең беренче билгесе булып җир өстенә ап-ак булып кар ятты. Алда зәмһәрир суыклары да, буран- җилләре дә булыр әле. Әнә шул чатнама суыкларда җылы өеңә кайтып, кайнар батареяларда кулыңны җылытып аласың, газ плитәсенә чәйнүгеңне утыртасың, радио-телевизорыңны кабызып җибәрәсең. Әйе, өеңә уты, суы, газы кергән, төзек, җылы, уңайлы булса, җан рәхәте. Ә менә йорт түбәсеннән су үтеп торса, җылытылмаган диварлардан суык бәрсә, батареяларың суык булса, салкын кышлар үзәгеңә үтәр.

Көчле җил йортыбызның түбәсен алып аткан иде, - ди Солтангалиев урамы, 8 нче йорттан Роза Ананова. - Түбәдән су үтеп интектек. Өйләрдә кыргаякларга кадәр үрчеде. Шуннан соң без - бу йортта яшәүчеләр, ярдәм сорап, хат белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек. "Безнең йорт" ТСЖ җитәкчесе Раушания Сабирова да үтенечебезне игътибарсыз калдырмады. Аллага шөкер, быел капиталь ремонт программасына кертеп, йортыбызның түбәсен яптылар, бер як диварыбызны тышлап, җылыттылар. Мин ике оныгымны үстерәм. Элек ул боздай салкын дивар янына якын да килеп булмый иде. Хәзер балалар рәхәтләнеп җылыда йоклыйлар. Капиталь ремонт эшләрен башкаручы "Азимутстрой" ҖЧҖ егетләренең тиз һәм оста итеп эшләүләренә сокландык. Халык белән дә бик итәгатьле үзләре, киңәшләребезне тыңлап, артык дөбердәмичә генә игелекле гамәлләрен башкардылар. Хәзер безне яңгырлы яз һәм көз, салкын кышлар да куркытмый. Әмма, канализация торбаларыбыз череп бара. Подъездларда тәрәзәләрне дә алыштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар кышларны җылы өйләрдә каршылаячак