Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар кредит турында ни дип уйлый

Без бу юлы райондашларга менә шушы бердәнбер сорауны юлладык. Икътисади кризис чорында кредит та бик актуаль мәсьәлә. Кызык, райондашларның аңа мөнәсәбәте ничек икән? Әйдәгез, аларны тыңлап карыйк. Рушания Галимова: -Аның кредиты да, ссудасы да шул бер үк нәрсәдер инде, мин үзем ссуда түлим. Ирем вафатыннан соң апалары безнең дә туган-үскән...

Без бу юлы райондашларга менә шушы бердәнбер сорауны юлладык. Икътисади кризис чорында кредит та бик актуаль мәсьәлә. Кызык, райондашларның аңа мөнәсәбәте ничек икән? Әйдәгез, аларны тыңлап карыйк.

Рушания Галимова:

-Аның кредиты да, ссудасы да шул бер үк нәрсәдер инде, мин үзем ссуда түлим. Ирем вафатыннан соң апалары безнең дә туган-үскән нигез ул дип, өйне бүлдерттеләр, алар өлешен түләр өчен банктан акча алып торырга туры килде. Һәр айда 13 мең шушы ссуданы түләүгә китә. Әле ярый улым да эшләп тора, 17 мең сум хезмәт хакына ничекләр яшәр идең. Улыма 24 яшь тулып килә, инде бер-ике ел, әҗәтне түләп бетергәнче, өйләнми йөрсә ярар иде, дип телим. Чарасызлыктан әйтелгән сүзләр инде.

Рифат Миңнәхмәтов:

-Районның нефть табу оешмаларының берсендә эшлим. Хезмәт хакы җитеп бара, кредитсыз яшибез, Аллага шөкер. Заманында фатирлы да булдык, машинасын да алып калдык. Менә яшьләргә генә авырырак. Балаларга ипотека кредитын түләүдә ярдәм итәбез.

Айсылу Сафиуллина:

-Фатир кебек кыйммәтле милек алмаганда, кредитсыз яшәп була. Элегрәк, йорт салганда, машина алганда туганнар акча биреп торды, кризис бу кадәр үк түгел чак иде. Хәзер әҗәткә биреп торучы да юк шул, барсы да процентын сорый.

Рәмилә Минһаҗева:

-Кредитсыз хәзер яшәп булмый. Акча су кебек ага да бетә. Зурырак әйберне барыбер кредитка алырга туры килә. Әмма шунсы бар, кредит алганда бик игътибарлы булырга, вак язуларын да укырга, килешү таләпләрен ныклап төшенергә кирәк. Кредит проценты күләмен 730дан да арттыручы кайбер микрофинанс оешмалары булуы турында язалар. Шуңа күрә бик сак булыйк, шомафыйлар ятьмәсенә эләгүдән сакланыйк.

Закирҗан Гыйльманов:

-Пенсионерлар кредит ала торгандыр дип уйламыйм. Безгә хәзер күп кирәкмени?! Өйгә җиһаз аласы, машина яңартасы юк. Искеләре дә ярап тора. Пенсия ашарга җитеп бара, азык-төлек бәяләрен генә күтәрмәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар кредит турында ни дип уйлый