Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар горчица томауны, тамак авыртуын һәм артритны дәвалый

Горчица халык медицинасында киң кулланыла. Аны оекбаш эченә генә салып калмыйлар, тамак авыртканнан да файдаланалар. Моның өчен 100 мл җылы суга лимон согы, бер чәй кашыгы тоз, шуның кадәр үк бал һәм ярты чәй кашыгы горчица кушабыз. Барлыкка килгән эретмә белән тамакны көненә 4-6 тапкыр чайкыйбыз. Гайморит булганда, томау төшкәндә...

Горчица халык медицинасында киң кулланыла. Аны оекбаш эченә генә салып калмыйлар, тамак авыртканнан да файдаланалар. Моның өчен 100 мл җылы суга лимон согы, бер чәй кашыгы тоз, шуның кадәр үк бал һәм ярты чәй кашыгы горчица кушабыз. Барлыкка килгән эретмә белән тамакны көненә 4-6 тапкыр чайкыйбыз.

Гайморит булганда, томау төшкәндә йомшак тукыманы җылы суда чылатып алабыз да эченә коры горчица салып төрәбез. Тукыманы борын өстенә яки кашлар арасына куеп торабыз.
Аяклар арыганнан: ике литр суга 2 аш кашыгы горчица салабыз да аякларны шуңа тыгып утырабыз.

Арка авыртканда, артрит булганда, горчицалы ванна файдалы. Моның өчен кйнар суга 220 грамм коры горчица салабыз.

чыганак: «Шәһри Казан" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар горчица томауны, тамак авыртуын һәм артритны дәвалый