Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бәрәңге сабагы яккан өчен штрафка тартылачак

Көз көне шәхси участок, йорт ишегалларыннан куе төтен күтәрелә. Хуҗалар әнә шулай кышка керер алдыннан үз биләмәләрен тәртипкә китерәләр: бәрәңге сабаклары, чүп-чар, агач, куак ботакларын ягалар. Бу хәл тирә-як мохитне пычрата, кешеләр сәламәтлегенә нык зыян сала. "Чистарыну" еш кына янгыннарга да китерә. Нәкъ менә шушы чорда шәхси хуҗалыклардан чыккан янгыннарның...

Көз көне шәхси участок, йорт ишегалларыннан куе төтен күтәрелә. Хуҗалар әнә шулай кышка керер алдыннан үз биләмәләрен тәртипкә китерәләр: бәрәңге сабаклары, чүп-чар, агач, куак ботакларын ягалар. Бу хәл тирә-як мохитне пычрата, кешеләр сәламәтлегенә нык зыян сала. "Чистарыну" еш кына янгыннарга да китерә. Нәкъ менә шушы чорда шәхси хуҗалыклардан чыккан янгыннарның саны бермә-бер арта. Шуңа күрә дә битараф булмаска, бәрәңге сабагы ягып яткан күршеләрне дә кисәтергә кирәк.

Һәрвакытта да исегездә тотыгыз: учакны төзелешләрдән 50 метр читтә генә ягарга рөхсәт ителә. Аны бер генә минутка да күзәтүчесез калдырмаска, соңыннан су, я ком белән сүндерергә кирәк. Шәхси участокларда сулы мичкәләр, ут сүндергечләр булырга тиеш.

Бу көннәрдә " Торак - 2015" операциясе кысаларында профилактик операцияләр оештырыла. Янгын кагыйдәләрен тупас бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Закончалыкларны сакламаучылар янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тарафыннан штрафка тартылырга мөмкиннәр. Ул гражданнарга - 1000нән 1500гә кадәр; җаваплы кешеләргә - 6000-15000; юридик затларга - 150000 - 200000сум күләмендә.

Равил ХӨСӘЕНОВ,

күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар бәрәңге сабагы яккан өчен штрафка тартылачак