Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, баланы кибер-җинаятьчеләрдән ничек сакларга?

Технологик прогресс, интернет, телевидение заманы бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырды. Көн дәвамында компьютер артында утырган балаларның физик сәламәтлегенә нинди зыян килгәнен беләбез, ә менә психикасына килгән зарар турында күпләребез уйлап та карамый. 30 май көнне Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университетында (ИЭУП) үткәрелгән республика форумында нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. -...

Технологик прогресс, интернет, телевидение заманы бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырды. Көн дәвамында компьютер артында утырган балаларның физик сәламәтлегенә нинди зыян килгәнен беләбез, ә менә психикасына килгән зарар турында күпләребез уйлап та карамый.

30 май көнне Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университетында (ИЭУП) үткәрелгән республика форумында нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр.

- Без интернет челтәре, телевидениедә булган мәгълүматның бала өчен никадәр куркыныч булуын ачыклап, әлеге проблеманы чишү юлларын эзлибез, - диде Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Форумда 350 кеше катнаша. Россиянең башка төбәкләре аны онлайн трансляция аша карады. Бу - республикада балаларның мәгълүмати иминлегенә беренче адым.
- Дөньяда 14 миллион яшүсмер интернеттан файдалана, шуларның 40 проценты даими рәвештә балалар өчен зыянлы сайтларга керә. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсак та, 40 процент баланың бер тапкыр булса да «олылар сайты"на кергәне бар. Балаларның 15 проценты компьютер уеннарына бәйләнгән. Бу мәгариф тармагының балалар тәрбиясенә керткән өлешен бөтенләй юк дәрәҗәсенә җиткерә дигән сүз бит, - диде Казанның Инновация университеты ректоры Асия Тимирясова.

Бала начар сайтларга кермәсен өчен төрле "фильтр»лар бар барлыкка. Мәсәлән, популяр булган "Node32", «Касперский», «Avast» вируска каршы программаларда "Ата-ана контроле" ("Родительский контроль») дигән функция куеп була. Бу очракта бала начар сайтларга ялгыш кына керсә дә, компьютер аны ачмаячак.
«АРМА-ЩИТ» һөнәри компетенция региональ үзәге директоры урынбасары Александр Верин да нәкъ менә шул юнәлештә эшләүләрен сөйләде.

- Кайвакыт баланы компьютер белән икәүдән-икәү генә калдыру аны урамда калдыру белән бер. Кибер-җинаятьләр артканнан арта гына бара. Шуңа да компьютерга мондый «фильтр»лар кую зарур. Без җинаятьчеләр белән көрәшмибез, бары тик начар сайтларны ачыклап аларның исемлеген җаваплы кешеләргә бирәбез. Ярты ел эчендә Роскомнадзор оешмасына 80 сайтка сылтама һәм "ВКонтакте" социаль челтәреннән йөз төркем исемлеген җибәрдек. Әлеге сайтларда экстремизм, терроризмга өндәү, балаларга тәмәке сатарга тәкъдим итүче мәгътүматлар бар иде, - диде Александр Верин.

Шулай ук киләсе уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә балалар һәм ата-аналар өчен медиаиминлек дәресләре үткәрелә башлый.
- Ата-аналар информацион технологияләрне үзләштерү буенча балаларыннан күпкә калыша. Ә бу өлкәдә бала белән бер телдә сөйләшү зарур. Шуңа да дәресләргә ата-аналарны да чакырырга булдык, - диде Гүзәл Удачина.
Форум тәмамлаганнан соң да www.deti-safecontent.tatar сайтында бу темага әңгәмә алып барылачак. Тәрбия мәсьәләсендә борчыган сорауларга җавапны да биредә табып була.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, баланы киберҗинаятьчеләрдән ничек сакларга?