Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар алдынгылыкны бирми

Чәршәмбе көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, агропредприятиеләр алып килгән нигъмәтләрдән күзләр камаша. Күңелләрдә ил-көннәр имин булып, өстәлләребез әнә шулай тулып торсын, дигән теләк туа. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады. Авыл...

Чәршәмбе көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, агропредприятиеләр алып килгән нигъмәтләрдән күзләр камаша. Күңелләрдә ил-көннәр имин булып, өстәлләребез әнә шулай тулып торсын, дигән теләк туа.


Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, олы рәхмәтен җиткерде. Бәйрәмдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Ул продукция җитештерүнең төп тармаклары буенча азнакайлыларның республикада алдынгы урында баруын, табигать шартларының кырыс килүенә дә карамастан, менә инде ике ел дәвамында республика күләмендә иң күп икмәк җитештерүен билгеләп үтте.


- Азнакайда эшсөяр халык яши. Республика күләмендә җыеп алынган 3,5 млн тонна икмәкнең 150 мең тоннасын азнакайлылар кертте. Җиргә бар йөрәге белән бирелгән кешеләр генә мондый эшне башкара ала. Азнакайлылар терлекчелек, шәхси хуҗалыклар үсеше, яшьләрне авылда калдыру юнәлешендә дә актив хезмәтчәнлек күрсәтә. Районның киләчәктә икмәк җитештерүне 200 мең тоннага җиткерергә, ә терлекчелек продукциясен 6-7 процентка кадәр арттырырга тулы мөмкинлеге бар, - диде Илдус Харис улы.


Ул авыл фидакарьләренә Россия, Татарстан дәрәҗәсендәге бүләкләрне тапшырды. Гомумән, бәйрәм бүләкләргә бай булды. Хезмәт алдынгылары шулай ук Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләре, истәлек бүләкләренә ия булдылар.


Кышның санаулы гына айларында басулар бераз "йоклап ала" да, аннан янә язгы кыр эшләре башлана. Ел әйләнәсе ялсыз эшләсә дә, авыл хезмәтчәне бераз көч туплап, сәламәтлеген ныгытып ала. Район җитәкчелеге бу турыда да кайгыртучан: бер төркем авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре, алдынгыларына ял йортлары, санаторийларга юлламалар тапшырылды.


Икмәк булса, җыр да була. Казаннан килгән һәм Азнакаебыз артистлары авыл хезмәтчәннәрен җыр-моң, матур сүзләргә күмде. Тантананы шулай югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыручылар, районның барлык җаваплы хезмәткәрләре зур көч куйды. Бәйрәм мәдәният йортыннан ашханәләргә күчеп, тәбрикләү, хөрмәтләүләр кичкәчә дәвам итте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар алдынгылыкны бирми