Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар 31 декабрьдә үзәк чыршы янында иске елны озатты

Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп иске елны озатты. Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы...

Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп иске елны озатты.

Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды.
Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы ел нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.

- 2015 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен тормышка уңышлы гамәлгә ашырылган кыю идеяләребез һәм планнарыбыз белән истә калыр.

Ел дәвамында яңа йортларның, биналарның сафка басуы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең артуы район халкының гел хәрәкәттә булуы, үзгәрешләргә юл тотуы турында сөйли. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт тармакларының һәркайсында район үсешенә зур өлеш керткән, күркәм эш нәтиҗәләре белән сөендергән хезмәт алдынгылары аз түгел, алар - безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз. Алга без тагын да зуррак план-бурыч­лар куябыз. Аларны үтәп чыгуда исә һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Иң мөһиме илебездә иминлек, тормышыбызда муллык, бәрәкәтлек хакимлек итсен. 2016 ел барчабызга да бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, бәрәкәт алып килсен, - диде район башлыгы тәбрикләү сүзендә.

Яңа ел тамашасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар 31 декабрьдә үзәк чыршы янында иске елны озатты