Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар 26 октябрьдә сәгать укларылын бер сәгатькә артка күчерәчәкләр

Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасы кабаттан кышкы вакытка кайту турындагы закон проектын яклады: 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчерелеп, башкача вакытны үзгәртүләр булмаячак, диелгән бу документта. Бу хәбәрне азнакайлылар ничек кабул итте? Сораштыруыбыз шул хакта. Вәсимә Шәяхмәтова: - Сәгать белән күпме уйнарга була инде?! Дәүләт Думасы депутатлары, ниһаять, бу...

Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасы кабаттан кышкы вакытка кайту турындагы закон проектын яклады: 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчерелеп, башкача вакытны үзгәртүләр булмаячак, диелгән бу документта. Бу хәбәрне азнакайлылар ничек кабул итте? Сораштыруыбыз шул хакта.

Вәсимә Шәяхмәтова:
- Сәгать белән күпме уйнарга була инде?! Дәүләт Думасы депутатлары, ниһаять, бу уенны туктатты кебек. Хәер, бик ышанып та бетеп булмый...
Рәмис Габбәсов:
-Без карчыгым белән икебез дә пенсионерлар. Вакытны алга күчерсәләр ни дә безгә, артка күчерсәләр ни. Барыбер үз вакытыбыз белән яшибез. Ә менә юлдагы кешеләргә яманрак булыр. Сәгать үзгәргәч, расписаниеләр дә үзгәрә бит. Баштагы мәлне ияләшүе авыррак булса да, күнегелә инде ул. Бүтән "җәйге", "кышкы" вакыт дигән әйбер булмасын инде, дөньялар болай да болганып тора, тыныч кына яшик.

Илзирә Вафина:
-2011 елның җәеннән астрономик вакыттан ике сәгатькә алда яши башладык. Организм өчен бик җиңел хәл түгел. Менә тагын бер тапкыр үзгәреш кичерәсе була. Хәер, монсы инде соңгысы һәм бик дөрес, минемчә. Бу сәгатьне "болгатып алу" нигә кирәк булды микән, шунсын гына аңлый алмыйм.

Ришат Гыймазетдинов:
-Кечкенә балалы кешеләр өчен яхшы хәбәр. Балаларны инде хәзер үк иртән уятуы авыр, ә кышкы дөм караңгыда балалар бакчасына, мәктәпкә йөрү бигрәк тә уңайсыз.

Галия Солтанова:
-Мин иртә торырга яратам. Иртә торган - откан, диләрме әле? Минем үз "сәгатем". Вакытны башка күчермәсәләр, җәйләрен бигрәк тә әйбәт булыр: кояш белән торып эшләреңне бетереп куясың, ә сәгать әле "уянып" кына килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар 26 октябрьдә сәгать укларылын бер сәгатькә артка күчерәчәкләр