Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга кар көртләре белән кыш килде

Һич кенә дә аңлый алмассың бу һава торышының холкын: әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә... Декабрь башында гына да, кар юктан зарлана, Яңа ел чыршысының алыштыргысыз атрибутлары булган әкияти сыннар, таучыклар ясау өчен аны әллә кайлардан машина-машина ташыган идек. Табигать үз кануннары буенча яши шул: вакыты...

Һич кенә дә аңлый алмассың бу һава торышының холкын: әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә... Декабрь башында гына да, кар юктан зарлана, Яңа ел чыршысының алыштыргысыз атрибутлары булган әкияти сыннар, таучыклар ясау өчен аны әллә кайлардан машина-машина ташыган идек. Табигать үз кануннары буенча яши шул: вакыты җиткәч суыгы да, кары да булды. Ул гына да түгел, Атлантикадан килгән циклон Көнбатыш илләрен узып, үзенең кар-бураннары белән Урта Идел биләмәсенә - безнең якларга да килеп җитте. Автомобиль трассаларын, юлларны, торак пунктларындагы урамнарны кар көртләре басты, җәяүлеләр өчен көтелмәгән афәт чыганагына әверелеп, күпкатлы йорт, балкон түбәләрендә бозлы кар ятмалары хасил булды. Бу уңайдан Татарстанда хәтта 11 гыйнвардан "Буран" операциясе дә игълан ителде...

Азнакай муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең 12 гыйнвар көнне узган утырышында нәкъ менә шушы проблеманы кичекмәстән хәл итү юллары билгеләнде. Киңәшмәгә махсус чакырылган шәһәрдә эшчәнлек итүче сәнәгать, автотранспорт предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре алдында район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады, табигать шартларының үзенчәлекләре аркасында район биләмәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлдән чыгу юлларына тукталды.

-Синоптиклар кар-бураннарның алга таба тагын да көчәячәген хәбәр итәләр. Безгә кичекмәстән район юлларын, шәһәр, Актүбә бистәсе урамнарын, кварталларын кардан арындырырга кирәк, - диде ул. Район башлыгы предприятие җитәкчеләренә шулай ук бу эшләрне башкарып чыгу өчен үзләренең мөмкинлекләре булмаган гомумбелем бирү мәктәпләренә, балалар бакчаларына ярдәм күрсәтү бурычын йөкләде.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әлеге мөһим чараны уздыруга техника белән тәэмин итү, юлларны, урамнарны кардан чистарту, автотранспорт белән аны алдан билгеләнгән урынга чыгару тәртибе белән таныштырды.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга кар көртләре белән кыш килде