Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга – берьюлы ике бүләк!

Узган атна ахырында Мәскәүдә "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе" илкүләм бәйгесендә җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы узды. Анда Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева катнаштылар. Бөтенроссия бәйгесенең 2014 ел нәтиҗәләре буенча барган бәйгегә йомгак Россия Хөкүмәтенең кабул итү йортында ясалды. Инде газетабыз алданрак хәбәр...

Узган атна ахырында Мәскәүдә "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе" илкүләм бәйгесендә җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы узды. Анда Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева катнаштылар.

Бөтенроссия бәйгесенең 2014 ел нәтиҗәләре буенча барган бәйгегә йомгак Россия Хөкүмәтенең кабул итү йортында ясалды. Инде газетабыз алданрак хәбәр иткәнчә, бу бәйгедә безнең Азнакай муниципаль районы берьюлы ике бүләккә лаек булды: III категория шәһәр биләмәләре арасында Россия Хөкүмәтенең III дәрәҗә Дипломны Азнакай шәһәре, II дәрәҗә Дипломны районыбызның шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе яулады. Мәртәбәле бүләкләрне Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм РФТөзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень тапшырды.

Бүгенге көндә илебездә исәпләнгән 24 мең муниципаль берәмлек арасында барган бу бәйгедә әнә шулай зур җиңүләр яулап, Азнакайның данын янә еракларга тарату, сүз дә юк, барыбыз өчен дә зур горурлык һәм куанычлы вакыйга.

-Уңай тәҗрибәне таратырга, һәр хуҗа үз ихатасын тиешле тәртиптә тотсын өчен лаеклыларны үрнәк итеп куярга кирәк", - дип ассызыклады Дмитрий Козак.

РФТөзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министры авыллар һәм шәһәрләрнең төзеклеге, матурлыгының иң әүвәл алардагы җитәкчеләргә бәйле булуын искәртте, әлбәттә, шунда яшәүчеләрнең үзләренең дә чисталыкны, тәртипне сакларга тиешлегенә басым ясады.

Шунсын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы, шул исәптән Азнакай районы да, бу бәйгедә ел да актив катнашып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга – берьюлы ике бүләк!